Яо МинЯо — фамилия (, 1980 елның 12 сентябре, Шанхай, Кытай) — Кытай баскетболчысы, спорт комментаторы, Кытай баскетбол ассоциациясе президенты. «Хьюстон Рокетс» (НБА) командасы өчен үзәк позициядә уйнаган. НБАда чыгыш ясаган вакытта, 229 см буй белән, чемпионатта иң югары уенчы була. 2004 елда Афинада узган Олимпия уеннарында һәм 2008 елда Пекинда узган Олимпия уеннары ачылышында Кытай җыелма командасының байрак йөртүчесе.

Карьера Яо Минның әти-әнисе профессиональ баскетболчы булганнар. Әтисенең буе 202 см, ә әнисенең 190 см, 10 яшьтә үк Яоның буе 165 см тәшкил иткән.

Яо «Шанхай Шаркс» өчен яшүсмер чагында үк уйный башлый һәм әлеге команда өчен 5 ел дәвамында чыгыш ясый, соңгы елда Кытай баскетбол ассоциациясе (КБА) чемпионы була. 2002 елда драфтта 1 нче сайлау хокукына ия булган «Хьюстон Рокетс» командасы тарафыннан сайлана. Моңа кадәр НБАда нибары ике кытайлы гына уйнаган. Беренче сезоннан ук Мин ел саен барлык йолдызлар матчында катнаша. Шуңа да карамастан, «Рокетс» плей-офф стадиясендә зур уңышларга ирешмәгән. Җәрәхәтләнүләр аркасында Мин 2009/2010 елгы сезонны тулысынча калдыра һәм Төркиядә 2010 елгы дөнья чемпионатында уйнамыйchampionat.ru: Яо Мин не поможет сборной Китая на чемпионате мира . 2016 елда Яо Мин баскетболның дан залына кертелә.

Яо 2000 елда Сиднейда узган җәйге Олимпия уеннарында Кытай җыелмасында дебют ясый. Ван Чжичжи һәм Менгке Батыр белән бергә алар «Бөек дивар»ны төзегәннәр. 2004 елгы Олимпия уеннарының ачу тантанасында Кытай әләмен күтәреп барган, аның сүзләренә караганда, ул «күптәнге хыялын тормышка ашырган». 2004 елгы уеннарда, гомумән алганда, команда уңышсыз чыгыш ясый, әмма Мин баскетбол турнирының символик җыелма командасына керә. 2006 елгы дөнья чемпионатында Кытай 1/16 финалга гына җитә.

Аның хатыны Е Ли Кытайның хатын-кызлар баскетбол командасы өчен чыгыш ясаган.

Яо Мин Кытайның иң танылган һәм бай кешеләренең берсе, кайбер эре компанияләр аның белән контрактлар төзегән. Аның НБАдагы беренче еллары турында документаль фильм төшерелә, ә ул автордаш буларак үз автобиографиясен яза. 2009 елның июлендә Яо Мин үзенең элеккеге Кытай «Шанхай Шаркс» клубын сатып ала, аңа җитди финанс кыенлыкларын җиңәргә һәм турнир таблицасының төбеннән күтәрергә ярдәм итү өченchampionat.ru: Яо Мин доволен своей ролью в «Шанхае» . Яо Мин шулай ук спорт комментаторы булып эшли, баскетбол ярышларыннан репортажлар (шул исәптән 2012 елгы Олимпия уеннарының баскетбол турнирыннан) алып бараРоман Скворцов: Методом инновационного нанотыка . 2017 елда Яо Мин Кытай баскетбол ассоциациясе (CBA) президенты итеп сайлана.

Контур буенча күчереп алынган Яо Мингның көлке йөзе танылган Bitch Please интернет мемына әйләнәYao Ming Face / Bitch Please | Know Your MemeYao Ming Face / Bitch Please — YouTube. Мем көлдергеч кызыксыкмауны символлаштыра.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Баскетболның Дан залы сайтында профиль Яо Минның рәсми фан-клубы

Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1980 елда туганнар Төркем:12 сентябрь көнне туганнар Төркем:Кытайда туганнар