Владимир Владимирович Каврайский (1884 елның 10 (22) апреле, Сембер губернасы, Россия империясе — 1954 елның 26 феврале, Ленинград, ССРБ) — совет астрономы, геодезчы һәм картографчы; инженер-контр-адмирал (1944). Өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1952).
Тормыш юлы Владимир Каврайский 1884 елның 10 (22) апрелендә Жеребятниково авылында (хәзер Ульяновск өлкәсенең Майна районы) туган. 1916 елда Харьков университетын тәмамлый. 1921 елдан Хәрби-диңгез академиясендә эшли (1935 елдан — профессор). 1944 елдан — инженер-контр-адмирал.
Владимир Каврайскийның төп хезмәтләре математик картография һәм астрометрия өлкәләренә карый. Картографик проекцияләрнең үзенчәлекләрен гомумиләштерү, аларны бәяләүнең математик критерийларын билгеләү, шулай ук дөнья карталары һәм җир өслегенең аерым өлешләре өчен хәзерге вакытта аның исемен йөртә торган оригиналь проекцияләр (Каврайский проекциясе) эшли. Аның глобуслар ясауга багышланган эшләре кызыклы. Югары киңлектә (+60тан +80 кадәр) төгәл астрономик күзәтүләрне башкару өчен вакытны һәм киңлекне уртак билгеләү методын эшләгән. Метод тигез биеклектә ике пар йолдызны күзәтүгә нигезләнгән. Певцовның берничә җеп белән йолдыз парларның күзәтү ысулын камилләштерә. Астрономик инструментлар теориясе һәм аларны конструкцияләү белән шөгыльләнә. Яңа оптик приборлар — пеленгатор һәм наклономер уйлап тапкан, алар ярдәмендә корабның урынын навигация һәм астрономик билгеләмәләре яктыртылмаган шартларда да җиңелрәк һәм үтемлерәк була. «Гамәли астрономиягә кереш» күмәк хезмәтендәге берничә бүлек авторы, аның җаваплы мөхәррире була. 1956—1960 елларда Каврайскийның «Сайланма хезмәтләре» 2 томында басыла.
1954 елның 26 февралендә Ленинградта вафат була. Пулково зиратында җирләнгән.
Бүләкләр
III дәрәҗә Сталин премиясе (1952) — яңа диңгез инструментлары — пеленгатор һәм наклономер ясаган өчен; Ленин ордены (1945); ике Кызыл Байрак ордены (1944, 1947); Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1944)Профессора Военно-Морской Академии > Кафедра военной гидрографии и океанографии > Каврайский Владимир Владимирович (1884—1954) // Центральный Военно-Морской Портал.
Искәрмәләр
Әдәбият
Колчинский И. Г., Корсунь А. А., Родригес М. Г. Астрономы: Биографический справочник. — 2-е изд., перераб. и доп. — Киев: Наукова думка, 1986. — 512 с. Каврайский, Владимир Владимирович // Морской энциклопедический справочник в 2-х томах / Под ред. Н. Н. Исанина. — Л.: Судостроение, 1987. — Т. 1. — С. 286.
Сылтамалар
Төркем:Питырбурда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1954 елда вафатлар Төркем:26 февраль көнне вафатлар Төркем:Сембер губернасында туганнар Төркем:1884 елда туганнар Төркем:22 апрель көнне туганнар Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:«Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Кызыл Байрак ордены кавалерлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Әлифба буенча астрономнар Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Харьков Император университетын тәмамлаучылар