Анна Быховская (1901-1996) — Мәскәү дәүләт университетының биология факультетының тәүге деканы.

Биографиясе Быховская Анна Марковна Велиж шәһәрендә туган. Урта белемне экстерн ысулы белән ала, чөнки акча булу сәбәпле гимназиядә укый алмыйЛюбарский Г. Ю. История Зоологического музея МГУ. Идеи, люди, структуры. М.: КМК, 2009. 744 с.. Шәхси дәресләр бирә, башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 1920 елда ВКП(б.) сафына керә.

1927 елда Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетының биология бүлеген тәмамлый. Цитология һәм гистология кафедрасында Г. И. Роскинга аспирантурага укырга керә. Доцент дәрәҗәсенә ия була.

Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты барлыкка килгәннән соң, беренче декан һәм аның тарихында әлегә бердәнбер хатын-кыз-декан. Бу вазифага 1930 елның 21 августында тәгаенләнә. Декан вазифасын 1930 елдан алып 1931 еллар буенча били. 1931 елның 18 апрелендә университетта факультет-кафедраль структура бетерелә. А. М. Быховская Мәскәү дәүләт университетының зоология бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 1933 елның 1 маеннан Мәскәү дәүләт университетында факультетлар тергезелә — Быховская биология факультеты деканы вазифасын башкаручы итеп тәгаенләнә. 1935-1937 елларда Мәскәү дәүләт университетының зоология фәнни-тикшеренү институты директоры булып эшлиЛетопись Московского университета.

1937 елның 10 июнендә Быховская «үзенең эшендә күп кенә сәяси хаталар җибәрүче һәм партия уяулыгын югалтучы» буларак Биология факультеты белән җитәкчелек итүдән читләтелә. Шул ук 1937 елда Мәскәү дәүләт университетының зоология фәнни-тикшеренү институты директоры вазифасында кулга алына.

1947 елдан Сәмәркандта медицина паразитология һәм малярия институтында, 1960 нчы елларда административ бүлек буенча директор урынбасары булып эшлиМ. Поповский. Тот, кто спорит — Повесть о Леониде Исаеве..

Үзбәкстанда 95 яше тулуга 10 көн калганда вафат була.

Хезмәтләре

Быховская А. М. 1960. Республиканское совещание и научная конференция по вопросам борьбы с паразитарными заболеваниями в Узбекистане. 1) Мед. ж. Узбекистана. No 11, 74—75. Быховская А. М., Ибадов А. У. Леонид Михайлович Исаев, Ташкент, 1964 Крамарь В. С., Быховская А. М., Каторкин Е. Н. и др. — «Мед. паразитол.», 1974, No 6, с. 694—697. Крамарь В. С., Кудрявцева Н. Ф., Быховская А. М. и др. — «Мед. паразитол.», No 3, с. 293—296.

Адресы

1937 елның октябренә кадәр — Мәскәү, Маросейка урамы, 9, кв. 34.

Чыганаклар

Летопись Московского университета Каллиникова В. Д. Некролог // Вестник Московского университета: Серия 16. Биология. 1996 № 1. Стр. 65 Зоологический музей Московского университета в лицах _ Б

Тәкъдим ителгән чыганаклар

Автобиография — «Фронт науки и техники», 1936, № 3. «За пролет. кадры», 17 июня 1937. Статья нападает на нее за мягкость к «врагам»; «За пролет. кадры», 17 октября 1937. Статья объявляет, что она сама «враг». Слухов Ф. 90 лет ее жизни: В эти весенние праздничные дни старейшая жительница Самарканда А. М. Быховская отмечает свой «круглый» юбилей // Ленинский путь,—1991,—20 марта.

Искәрмәләр

Төркем:Мәскәү дәүләт университеты укытучылары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:1901 елда туганнар Төркем:1996 елда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Үзбәкстанда вафатлар Төркем:Русия империясендә туганнар