Конарк Кояш гыйбадәтханәсе — Сурья исемле һинд дине ходаена багышланган XIII гасыр гыйбадәтханәсе. Һиндстанның илкүләм әһәмиятендәге матди мәдәни мирасы һәйкәле, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә 1984 елда кертелгән. Одиша штатында, Һинд океанының Бенгаль култыгы яр буендагы Конарк авылында, район үзәге Пури шәһәрчегеннән якынча 35 км (22 миль) төньяк-көнчыгышкарак урнашкан. Төзелеш вакыты якынча б.э. 1250 елы дип исәпләнелә, Көнчыгыш Ганга династиясенең патшасы Нарасимхадэва I хөкем сөрү чорына карый.
Халәте Һинду ходае Сурьяга багышланып, гыйбадәтханә комплексыннан калганы барысы таштан кисеп ясалган гаять зур көпчәкләр һәм атлар белән 100 фут (30 м) биеклектәге арба кыяфәтенә ия. Кайчандыр 200 фут (61 метр) биеклектә булып, гыйбадәтханәнең күбесе хәзер хәрабәләрдә, аеруча санктуарий өстендә зур шикара манарасы; бер вакыт ул калган мандападан күпкә биегрәк калыккан булган. Сакланып калган корылмалар һәм элементлар катлаулы сәнгать эше һәм эротик кама һәм митһуна сәхнәләрен кертеп темалары өчен мәшһүр. Шулай ук Сурья Дэвалайя дип аталып, ул Одиша архитектура стиле яки Калинга архитектурасының классик иллюстрациясе.
Конарк гыйбадәтханәсенең җимерелү нәтиҗәсе ачык түгел һәм һаман да бәхәс чыганагы булып тора. Теорияләр табигый зыяннан 15-енче һәм 17-енче гасырда мөселман армияләре тарафыннан таланганнан соң гыйбадәтханәнең юри җимерелүенә кадәр диапазонда. 1676 ел Европа диңгезчеләре игъланнарында бу гыйбадәтханә "Кара пагода" дип аталган, чөнки ул кара дип күренгән бөек яруслы манара сыман кыяфәттә булган. Охшаш вакытта Пурида Джаганнатх гыйбадәтханәсе "Ак Пагода" дип аталган булган. Ике гыйбадәтханә дә Бенгаль култыгында диңгезчеләр өчен әһәмиятле ориентирлар булып хезмәт иткән. Хәзерге көндә булган гыйбадәтханә Британия Һиндстаны эрасы археология такымнары тарафыннан өлешчә реставрацияләнгән булган. UNESCO тарафыннан 1984 елда дөнья мирасы урыны итеп игълан ителеп, ул һәр ел февраль ае тирәли Чандрабһага пляжы Меласы өчен җыелган Һиндулары өчен төп дини сәфәр кылу урыны булып тора.
Этимология Конарк исеме санскрит сүзләре кона (почмак) һәм арка (Кояш) кушылмасыннан алынган. Кона төшенчәсе контексты ачык түгел, әмма мөгаен бу гыйбадәтханәнең зуррак гыйбадәтханә комплексында көньяк-көнчыгыш урнашуына яки субконтинентта башка Кояш гыйбадәтханәләренә нисбәттә карый. Арка Һинду Кояш Ходае Сурьяга карый. Пури Джаганнатх гыйбадәтханәсе һәм Бһубанешвар Лингарадж гыйбадәтханәсе (?) һәм Конарк гыйбадәтханәсе бер коне (өчпочмакның почмак ноктасы). Шулай итеп 'коне' сүзе исем кушуда мәгънәгә ия.
Урнашуы
Гыйбадәтханә шул ук исемле авылда (хәзер NAC даирәсе) Пуридан 35 км (22 миль) төньяк-көнчыгышта һәм Бһубанешвардан 65 км (40 миль) көньяк-көнчыгышта Бенгаль Култыгы яр буенда Һиндстан Одиша штатында урнашкан. Якындагы аэропорт Бхубанешварда Биджу Патнаик Аэропорты. Пури да, Бхубанешвар да Һиндстан тимер юллары тарафыннан тоташтырылган төп тимер юл хаблары булып тора.
Конарк Кояш Гыйбадәтханәсе Кояш Ходае Сурьяга багышланган гаять зур бизәлгән арбадан безнең эраның 1250 елында Көнчыгыш Ганга патшасы Нарсимһадэва I хөкеме вакытында төзелгән булган. Һинду Ведик иконографиясендә Сурья көнчыгышта чыгучы һәм күк аша тиз итеп җиде ат җигелгән арбада сәяхәт иткән итеп чагылдырыла. Ул типик рәвештә ике кулында лотос тоткан арба йөртүчесе Аруна булган арбада бара торган күркәм кеше итеп тасвирлана. Җиде ат санскрит рифмаларының җиде үлчәме хөрмәтенә исемнәр бирелгән: Гаятри, Бриһати, Ушниһ, Дҗагати, Триштубһа, Ануштубһа һәм Панкти. Типик рәвештә Сурья яннарында таң Алиһәләрен Ушаны һәм Пратьюшаны чагылдыручы ике хатын-кыз күренә. Алиһәләр уклар атучы итеп күрсәтелгән, караңгылыкка чакыруда инициативалары символы. Архитектура шулай ук символик, арбаның унике пар көпчәге Һинду календареның 12 аена туры килә, һәр ай ике цикл итеп (Шукла һәм Кришна) парланган. Конарк гыйбадәтханәсе бу иконографияне зур масштабта чагылдыра. Аның 24 декоратив итеп киселгән таш көпчәге бар, алар диаметрда якынча 12 фут (3,7 м) һәм аларны җиде ат тарта. Кояш чыгу һәм бату вакытында эчтән каралганда, арба формасындагы гыйбадәтханә зәңгәр диңгез тирәнлегенннән Кояшны алып барып чыккан кебек кыяфәттә була.
Гыйбадәтханә планында шакмак планында урнаштырылган Һинду гыйбадәтханәнең барлык традицион элементлары кертелгән. Капила Ватсьяян буенча нигез планы, сыннар һәм рельефлар урнашуы кебек үк, шакмак һәм түгәрәк геометриясе буенча эшләнгән Силпасарини кебек Одиша гыйбадәтханә корылышы текстларында табылган формалар. Бу мандала корылышы Одишада һәм башка урыннарда башка һинд дине гыйбадәтханә планнарына мәгълүмат бирә. Асаба атамасы деул булган Конарк төп гыйбадәтханәсе бүтән юк. Аның тирәли Һинду Илаһларының, бигрәк тә төрле аспектларда Сурьяны тасвирлаучы өстәмә нишалар. Деул югары терасада төзелгән булган. Гыйбадәтханә элек реха деул яки бада деул (туры мәгънәдә зур санктум) дип аталган төп санктуарийдан торган комплекс булган. Аның алдында бһадра деул (туры мәгънәдә кечкенә санктум), яки җагамоһана (туры мәгънәдә халык җыелу залы) (Һиндстанның башка өлешләрендә мандапа дип аталган) булган. Беркетелгән платформа пида деул дип аталган булган, ул пирамидаль түбә белән квадрат мандападан гыйбарәт булган. Бу барлык корылмалар үзәгендә квадрат булган һәм һәрберсенең өстендә төрле экстерьер белән панчаратһа планы булган. Паһа дип аталган үзәк проекция, “каника-пага” дип аталган ян проекцияләргә караганда әзрәк чагылдырылган, бу стильнең максаты Кояш яктыгылының һәм күләгәнең үзара уены һәм көн буена корылманың визуаль җәлеп итүенә өстәү. Бу стиль өчен дизайн күрсәтмәсе борынгы Одишаның Шилпа Шастраларында бар.
Биеклегеннән ике мәртәбә киңрәк булып җагамоһананың стеналары 100 фут (30 м) биеклектә. Сакланып калган корылманың һәрберсенең алты “пиданың” өч ярусы бар. Болар адым-адым итеп кечерәяләр һәм аскы өлгеләрне кабатлыйлар. Пидалар террасаларга бүленгән. Бу террасаларның һәрберсендә музыкант фигураларының сыннары тора. Төп гыйбадәтханә һәм җагамоһана өй алды дүрт төп зонадан тора: платформа, стена, магистраль һәм мастака дип аталган таҗ башыннан. Беренче өчесе квадрат, ә мастака циркуляр. Төп гыйбадәтханә һәм җагамоһана төрле үлчәмдә, декоратив темада һәм дизайнда булган. Төп гыйбадәтханәнең урта гасыр Һинду архитектура текстларында гандһи дип аталган магистрале күптән хәрабә хәлендә булган. Төп гыйбадәтханәнең санктумы хәзер түбәсез һәм күпчелек элек булган өлешсез. Төп гыйбадәтханәнең көнчыгыш ягында Ната мандира (туры мәгънәдә бию гыйбадәтханәсе). Ул биек, катлаулы киселгән платформада тора. Платформада рельеф гыйбадәтханәнең сакланып калган стеналардагысыларының стилена охшаш. Тарихи текстлар буенча төп гыйбадәтханә һәм Ната мандира арасында Аруна стамбһа (туры мәгънәдә Аруна баганасы) булган, әмма ул бүтән анда түгел, чөнки ул Пурида Җаганнатһа гыйбадәтханәсенә гыйбадәтханәнең проблемалы тарихы вакытында күчерелгән булган. Һарле буенча текстта тәкъдим ителгәнчә элек комплекс тирәли 865 фут (264 м)га 540 фут (160 м) стена булган һәм өч ягында капка юллары булган. Кояш гыйбадәтханәсе өч төр таштан ясалган булган. Хлорит ишек тоташтыргычы һәм рамнар һәм шулай ук кайбер сыннар өчен кулланылган булган. Латерит платформа үзәге өчен һәм нигез янында баскычлар өчен кулланылган булган. Хондалит гыйбадәтханәнең башка өлешләре өчен кулланылган. Митра буенча, хондалит ташы вакыт узу белән тизрәк җилләнеп җимерелә һәм бу эрозиягә кертем ясап гыйбадәтханәнең өлешләре җимерелүен тизләтергә мөмкин булган. Бу ташларның берсе дә табигый якында очрамый һәм архитекторлар һәм һөнәр ияләре мөгаен урын янында елгаларны һәм су каналларын кулланып ташларны төрле чыганаклардан алган һәм күчергән. Ташчылар шуннан соң "әшләр"не барлыкка китергән, анда ташлар шомартылган һәм тоташтыру урыннарын күренмәслек диярлек итеп тәмамланган булган. Элеккеге гыйбадәтханәнең төп sanctum sanctorum (вимана) булган, ул фараз ителгәнчә 229 фут (70 м) биеклектә булган. Төп вимана 1837 елда ватылып төшкән булган. 128 фут (39 м) биеклектәге төп мандапа җыелыш залы (җагамонаһа) һаман тора һәм сакланып калган хәрабәләрдә төп корылма. Хәзерге көнгә сакланып калган корылмалар арасында бию залы (Ната мандира) һәм аш залы (Бһога мандапа).
Рельефлар һәм сыннар
Гыйбадәтханәнең стеналары гыйбадәтханәнең нигезеннән таҗ элементлары аша рельефлар белән бизәлгән булган, күбесе зәркән сыйфатындагы детальләргә кадәр тәмамлап эшләнгән. Терасаларда вина, мардала, гини дип аталган төрле музыка коралларын тотучы ир кеше һәм хатын-кыз сыннары бар. Башка төп сәнгать эшләренә Һинду Илаһлары, апсаралар һәм кешеләрнең көнкүреш тормышы һәм мәдәниятеннән сурәтләр (артһа һәм дһарма сәхнәләре), төрле хайваннар, су мәхлукатлары, кошлар, риваять мәхлукатлары һәм Һинду текстларын сөйләүче фризлар. Кисүләргә декоратив геометрик өлгеләр һәм үсемлек мотивлары керә. Кайбер панельләрдә патшаның тормышыннан сурәтләр күрсәтелгән, мәсәлән, гурудан киңәш алуы, шул ук вакытта патшаның кылычы җирдә аның янында ята. Платформаның төптә упана (әвәләп ясалган) капланышында фил фризлары, музыкантлар һәм сунар сәхнәләрен, йортлаштырган хайван кәрванын, юл буенда ашамлык пешергән сәяхәтчеләрне, кешеләрнең башларында яки үгез җигелгән арба ярдәмендә тәэминатларны алып баруы, һәм фестиваль йөрешләрен кертеп кешеләрнең секуляр тормышы сурәтләнгән. Башка стеналарда элиталарның һәм шулай ук гади кешеләрнең көн саен тормышын сурәтләүче рәсемнәр урнашкан. Мисал өчен, кызлар чәчләрен борган итеп, агач янында торган итеп, йорт хайваннары белән уйнаган итеп, көзгегә карап макияжларын буяган итеп, вина кебек музыка коралларын уйнаган итеп, әйберләрне урлаган маймыл артыннан куган итеп сурәтләнгән, гаилә дини сәфәр өчен киенгән карт дәү әниләрен озата торган итеп, әни угылын алкышлаган итеп, укучылары белән укытучы, “асана”да торучы йогин, намасте белән сәламләнгән сугышчы, баласы белән ана, кулларында йөрү таягы һәм чынаяк белән карчык, башкалар арасында комик персонажлар. Конарк гыйбадәтханәсе шулай ук майтхуналарның эротик сыннары өчен мәгълүм. Болар төрле кавышу һәм якынлык дәрәҗәсендә парлар һәм кайвакыт җенси якынлык схемалары күрсәтелгән. Колониаль чорда ирекле итеп сексуальлек бәйрәм итүе өчен мәгълүм булып бу сурәтләр кешеләр тормышының башка аспектларына һәм типик рәвештә тантра белән ассоциацияләнгән Илаһлар сурәтләнгән. Бу эротик сыннар вама марга (сул кул тантра) традициясенә бәйле дигән фаразга китергән. Шулай да, бу асаба әдәби чыганаклар белән тәэмин ителгән һәм бу сурәтләр күп һинд дине гыйбадәтханәләре сәнгатенә кертелгән шул ук кама һәм митһуна сәхнәләре булырга мөмкин. Эротик сыннар гыйбадәтханәнең шихарасында бар, һәм болар Камасутрада тасвирланган “бандһа”ларны (“мудра” формаларын) иллюстрацияли. Башка зур сыннар гыйбадәтханә комплексы капка юлларының өлеше булган. Боларга филләрне буйсындыручы тормыштагы зурлыктагы арсланнар, шәйтаннарны буйсындыручы филләр һәм атлар керә. Арунага багышланган төп багана “Аруна Стамбһа” дип атала, ул ишек яны көнчыгыш баскычларында торган. Бу шулай ук горизонталь фризлар һәм мотивлар белән киселгән булган. Хәзер ул Пурида Джаганнатха гыйбадәтханәсе алдында тора. Һинду Илаһлары Конарк Кояш гыйбадәтханәсенең өске дәрәҗәләрендә аскы дәрәҗәгә караганда зуррак һәм әһәмиятлерәк эшләр урнашкан. Боларга музыкантлар һәм мифологик хикәяләр сурәтләре һәм шулай ук формасын үзгәртә торган су үгезе шәйтанын үтерүче Маһиашсурамардини аспектында Дурга (Шактизм), Джаганнатха формасындагы Вишну (Вайшнавизм) һәм (күбесенчә җимерелгән) линга буларак Шива (Шайвизм). Фризларның һәм сыннарның кайбер яхшырак саклаганнары 1940 елга кадәр алып куелып Европаның һәм Һиндстанның төп шәһәрләре музейларына күчерелгән булган. Һинду Илаһлары гыйбадәтханәнең башка өлешләрендә шулай ук сурәтләнгән. Мисал өчен, Сурья гыйбадәтханәсенең арба тәгәрмәчләре медальоннары һәм шулай ук “җагамоһана”ның “ануратһа” сәнгате Вишну, Шива, Гаджалакшми, Парвати, Кришна, Нарасимһа һәм башка Илаһларны күрсәтә. Шулай ук җагамоһанада Индра, Агни, Кубера, Варуна һәм Адитьялар кебек Ведик Илаһларның сыннары.
Стиль