— «Формула-1» чемпионатында «Альфа Таури» командасы өчен чыгыш ясаучы Япония автоузышчысы. 2018 елда F4 классында Япония чемпионы.

Тормыш юлы Юки Цунода 2000 елның 11 маенда Япониядә Сагамихара шәһәрендә (Канагава префектурасы) туа.

2016 елда формула классы буенча Япониянең «Honda Motor Co» компаниясе белән бәйле Судзука боҗра автоузышлары мәктәбен тәмамлый. Шуннан соң Хонданың яшь пилотларны әзерләү программасы (Honda Formula Dream Project) әгъзасы була.

Шул ук елны Sutekina Racing Team командасы өчен F4 классында Япония чемпионатында бер ярыш уздыра. Беренче узышта 2 нче урында финишка килеп, үзенең беренче подиумын ала. Еллык зачётта 16 нчы була.

Киләсе елда FIA версиясе буенча F4 классында Япония чемпионатының барлык 14 этабында катнаша. Сезонны 3 нче урында тәмамлый.

Моннан тыш, бу сезонда Япония автомобиль федерациясе версиясе буенча (JAF) F4 классында Япония чемпионы була.

2018 елда яңадан FIA версиясе буенча F4 классында 2018 елгы Япония чемпионатында «Honda Formula Dream Project» командасы өчен катнаша. Цунода җиде җиңү яулап, F4 классында Япония чемпионы чемпион була.

2019 елда, Red Bullның йөрткеч җитештерүчесе белән якынлашуы кысаларында, Цунода Red Bull яшьүсмерләр командасына составына керә.

2019 ел сезонында Jenzer өчен «Формула-3» сериясе ярышларында чыгыш ясый, 67 очко җыя һәм 1 җиңү һәм 3 подиум белән 9 нчы урынны ала. Jenzer команда зачётында 7 нче урынны ала.

Моннан тыш, шул ук елда Евроформуланың ачык чемпионатында Team Moto Park командасы өчен чыгыш ясаган. Нәтиҗәдә, шәхси зачётта 4 нче урынны ала.

2020 ел башында Цунода Джехан Дарувала белән Луи Делетразны һәм Нобухара Мацуситаны «Формула-2» Carlin командасында алыштырачаклары билгеле була. Барлык 24 узышта чыгыш ясап, Цунода җиде тапкыр подиумда (шуларның 3-се — беренче) финишка килә һәм 200 очко белән серияне өченче урында тәмамлый. «Формула-2» сезонында иң яхшы яңа автоузышчыларга бирелә торган Антуан Юбер исемендәге бүләк ала.

Формула 1

2020 елның августында Формула-1 чемпионатының «Альфа Таури» командасы җитәкчесе Франц Тост Цунада команда өчен 2020 елның декабрендә Әбу-Дабида тестларда чыгыш ясаячагын игълан итәF2 racer Tsunoda set for Abu Dhabi rookie F1 test run with AlphaTauri. 4 ноябрьдә Цунода беренче тапкыр «Формула-1» болиды руленә утыра. Шәхси тестлар Имолада (Италия) Эмилия-Романья гран-прие трассасында узган.

Декабрь уртасында Әбу-Дабида узган тестлардан соң, «Альфа Таури» 16 декабрьда Цунода белән контракт имзалау турында рәсми игълан итә. Ул Даниил Квятны алыштыра һәм 2021 ел сезонына командада Пьер Гаслиның партнёры булаTsunoda gets AlphaTauri F1 seat, replaces Kvyat. Үзенең даими узыш номеры итеп, элегрәк Дженсон Баттон кулланган, 22 номерны сайлый.

«Альфа Таури» өчен үзенең дебют узышында Цунода тугызынчы урында финишка киләFormula 1 Bahrain Grand Prix race results: Hamilton beats Verstappen. Ярыштан соң Формула-1 техник директоры Росс Браун Цуноданы «күп еллар эчендә Формула-1нең иң яхшы автоузышчысы» дип атаганBrawn hails Tsunoda as "F1's best rookie for years".

Чыгышлар нәтиҗәләре

«Формула-1» СезонКомандаШассиЙөрткеч12345678910111213141516171819202122УрыныОчколар2021Scuderia AlphaTauri HondaAlphaTauri AT02Honda RA621H 1.6 V6 tБАХЭМИПОРИСПМОНАЗЕФРАШТИАВТВЕЛВЕНБЕЛНИДИТАРОФТУРАКШМЕХСАПКАТСАУАБУ1420

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:2000 елда туганнар Төркем:11 май көнне туганнар Төркем:Автоузышчылар Төркем:Формула-1