Бишмәт — төркиләрнең озын итәкле, билле, эчлекле, җиңле, төймәле кием, милли киеменәргә керә.

Күп кенә кавказ, төрки һәм кайбер фин-угыр халыкларында очрый.

Тегелеше Русиядәге төрле халыкларныкын гомумиләштереп алганда, утыртма якалы, итәкле, гадәттә мамык салып сырылган, тубыкка җитеп торган озынлыктагы күлмәк. Җиңнәрен парчадан, бәрхеттән дә теккәннәр. Архалук дигән йөз киеменә дә окшап куя, шундыйларын кавказ аръягы киемнәренең төренә дә кертәләр Рутульцы. Соңрак бишмәт сырылган фуфайка (ватник) прототип булып китә, ә җиңел, кыскартып тегелгәнен — гимнастерка прототибы дип атарга була .

Бишмәтне гадәттә асыл, сатиннан теккәннәр; тукымасы — йон, ефәк, репс һәм башкалар. Олы яшьтәге казаклар күк, кара, көрән төстәге бишмәт, яшьләр — кызыл, яшел, зәңгәр төстәгесен кигән.

Кулланылышы Бишмәт казак гаскәрләрендә форма киеме булган, төсе һәм бизәлеше расланган бер рәвештә җитештерелгән. Хәрби хезмәт үтәмәгәндә казаклар бишмәтне үзләре теләгән төстә һәм тегелештә кия алган. Аны кешелеккә дип тә, көндәлектә - йорт арасында кияргә тәгаенләп тә теккәннәр. Яшь казаклар җәен кырга күңел ачарга я бәйрәмнәргә чыкканда да кигән. Карт казаклар өйдә мамык катлап сырган бишмәт кигән.

Бишмәт өстеннән кылыч билбавы дип йөртелгән күн каеш такканнар, ул бакыр һәм көмеш аел белән бизәлгән. Аңа хәнҗәр я кылыч элгәннәр.

Башкорт бишмәте Ирләр һәм хатын‑кыз бишмәтләре төрлечә тегелгән. Бишмәтне фабрикада тукылган карасу төстәге киҗе‑мамык тукымадан, яисә Урта Азия ефәгеннән (әдрәс) теккәннәр. Хатын‑кыз бишмәте җиңел, Башкортстанның төньяк һәм көнбатыш төбәкләрендә киң таралган булган; һәркайда дә ирләр бишмәте җиңел итеп тә тегелгән, мамыктан сырылганнары Урал аръягында һәм тау‑урман районнарында таралган. Башкортстанның көньяк-көнбатыш районнарында шулай ук билле кыска бишмәт тә кигәннәр.

Хатын-кыз бишмәте ука белән бизәлгән. Ул камзул, күлмәк өстеннән киелгән. Көндәлеккә дә, кешелеккә дә тәгаенләп теккәннәр. Калым малына кергән

Әдәбиятта һәм фольклорда Мәҗит Гафури

Тышын кызыл кергәзиннән, эчен кара бәздән куеп, мамык белән сырып, бишмәт тектерделәр.

Бишмәтеңдә синең биш төймә,

Шул бишмәткәеңне күп кимә Башҡорт теленең һүҙлеге. 2 томлыҡ. - Мәскәү, 1993. - 1-нче том, 150-се бит

Искәрмәләр

Әдәбият

Шитова С. Н. Башкирская народная одежда. Уфа, 1995.

Сылтамалар

Изображение: Майор Красной Армии одет в повседневный бишмет, с нарукавными знаками различия комсостава обр. 1940 года Традиционная одежда и форма терских, кубанских казаков Черкеска, бешмет, чекмень, башлык — одежда казаков Одежда народов Северного Кавказа XVIII—XX вв. Е. Н. Студенецкая

Төркем:Өс киеме Төркем:Башкорт милли киемнәре Төркем:Кавказ киемнәре Төркем:Татар милли киемнәре