Онченко Светлана Викторовна (21 гыйнвар 1983 ел) — Россия театр, кино һәм телевидение актеры.

Тормыш юлы Светлана Викторовна Ходченкова (кияүдә — Яглыч) 1983 елның 21 гыйнварында Мәскәүдә туган. Озак вакытлар әнисе белән Железнодорожный шәһәрендә яшәгән. 16 яшендә күпмедер вакыт модель агентлыгында эшләп алган.

Кинодагы дебюты — Станислав Говорухинның «Благословите женщину» фильмында роле. (2003). Бу роль өчен ул «Ника» кинопремиясенә күрсәтелә. Карьерасын «Талисман любви» тарихи телесериалында күрәзәче Кассандра роле белән дәвам итә (2005).

2005 елда Борис Щукин исемендәге театр институтын, М. Борисов курсын тәмамлый. Шул ук елда режиссер Станислав Говорухинның «Не хлебом единым» тасмасында Надежда Дроздова ролен башкара.

2007 елда Ходченкова режиссер Павел Санаевның «Нулевой километр» фильмында төшә.

2008 елда «Универ» телесериалында төште. 2009 — 2013 елларда режиссер Марюс Вайсберг белән эшли: җырчы Вера Брежнева һәм актриса Анастасия Задорожная белән бергә «Любовь в большом городе» трилогиясендә уйный.

2011 елда актрисаның Голливудта дебюты булаСветлана Ходченкова в рубрике «Портреты» — Журнал «Собака.ru» — архивировано от 19.03.2013 — «Шпион, выйди вон!» картинасын Светлана үзенең америка коллегалары Гэри Олдмен, Колин Фёрт һ.б. белән Венеция кинофестивалендә күрсәтә.

Ходченкова аннары тагын бер америка картинасы «Росомаха: Бессмертный» фильмында явыз Кара елан ролен башкара.

2013 елда «СашаТаня», телесериалында төшкән Шуннан «Василиса», «Чемпионы», «Кровавая леди Батори» фильмнарында уйный.

2016 елның 29 декабрендә экраннарга «Викинг» тарихи фильмы чыкты, анда Ходченкова төп рольләрнең берсен башкара.

«Бердәм Россия» партиясе әгъзасыСветлана Ходченкова: «Вторая Юлия Тимошенко из меня не выйдет» // Фонтанка.ру 27.02.2010. Россия кинематографистлары берлеге әгъзасы.

Искәрмәләр

Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Мәскәүдә туганнар Төркем:1983 елда туганнар Төркем:21 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Россия актерлары Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе