Әхмәтгали Мөхәммәтгали улы Галиев (1950 елның 19 марты, Рафиково авылы, Хәйбулла районы Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ) — Совет һәм Россия агрономы, совхоз директоры, сәясәт эшлеклесе, беренче чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты. Башкортостан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Тормыш юлы Әхмәтгали Галиев 1950 елның 19 мартында Башкорт АССРның, Хәйбулла районы Рафиково авылында туа. 1971 елда Стәрлетамак зооветеринария техникумында «ветеринария» белгечлеге буенча урта-техник белем ала. 1988 елда «галим-агроном» белгечлеге буенча читтән торып Башкорт авыл хуҗалыгы институтын темамлап, югары белем ала.

1971—1985 елларда «Матраевский» совхозында кырчылык бригадиры, бүлекчә идарәчесе булып эшли. 1985 елдан «Степной» совхозында директор булып эшли. 1988 елдан 1993 елга кадәр Хәйбулла районының «Матраевский» совхозында директор булып эшли.

1993 елда 2 нче Баймак бермандатлы сайлау округыннан (Башкортстан Республикасы) I чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Дәүләт Думасында бюджет, салымнар, банклар һәм финанслар комитеты әгъзасы булган, «Россия аграр партиясе» фракциясенә кергән.

1996 елдан 2000 елга кадәр Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә Башкортостан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфасында эшли. 2000—2003 елларда Башкортстанның эре агросәнәгать предприятиеләренең берсе генераль директоры булып эшли.

Россия Аграр партиясе советы әгъзасы. 2010 елда Башкортстан Республикасы буенча РФ Социаль иминият фондының төбәк бүлегендә оештыру-кадрлар эше бүлеге башлыгы булып эшли.

Бүләкләр

Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; Башкортстан Республикасының мактау грамотасы.

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Совхоз директорлары Төркем:Хәйбулла районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1950 елда туганнар Төркем:19 март көнне туганнар Төркем:Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаучылар