Муллаҗан Хәбибулла улы Дәүләтьяров (1957 елның 2 ноябре, Ишмәмәт, Борай районы, Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ — 2015 елның 7 июле, Наполи, Италия) — рәссам. 1995 елдан Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе доценты. Башкортстан Республикасының Атказанган рәссамы (2010).
Тормыш юлы 1957 елда Башкорт АССРның Борай районы Ишмәмәт авылында туа.
2000 елда М. Акмулла исемендеге башкорт дәүләт педагогия университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлый.
2002 елдан башлап Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең дизайн кафедрасында эшли, доцент.
1995 елдан Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы. «Артыш» иҗат берләшмәсе әгъзасы.
Рәссамның рәсемнәре Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), «Мирас» Нефтекама рәсемнәр галереясендә (Нефтекама), «Янгантау» рәсемнәр галереясендә (Башкортстан Республикасының Салават районы, «Янгантау» курорты), Яр Чаллы шәһәренең рәсемнәр галереясендә саклана.
2015 елның 7 июлендә Наполи шәһәрендә (Италия) вафат була.
Хезмәтләре Муллаян Дәүләтьяровның рәсемнәре арасында «Халык мотивлары буенча» (1996—2003), «Авыл мотивлары» (1999—2003), «Жомга», «Бал-бабай» (1998), «Бәйрәмдә» (1998), «Әби» (1997), «Тамырлар» (1998), «Көнчыгыш мотив» (1999), «Яз» (2001), «Көз» (2001), «Иртә» (2001), «Кич» (2001), «Соры көн» (2001), «Түгәрәк күл» (2002), «Җир төше» (2003), «Түбә» (2003) кебек хезмәтләр бар.
Күргәзмәләр 1984 елдан башлап республика, шул исәптән махсус (графика, декоратив-гамәли сәнгать), зона, региональ, Бөтенроссия, халыкара һәм чит ил күргәзмәләрендә катнаша.
Алар арасында: «Россия тарихында сайлаулар: борынгыдан безнең көннәргә кадәр» республика күргәзмәсе (2011), Италиядә «Россиядән караш» күргәзмәсе (2012).
Бүләкләр
Россия Рәссамнар берлеге һәм Халыкара рәссамнар федерациясенең бакыр медале. Башкортстан Республикасының Атказанган рәссамы (2010).
Әдәбият
Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов т. 2. В-Ж. 2006. −624 с. ISBN 5-88185-062-9.; науч.. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа. Указ Президента РБ от 18.05.2010 № УП-250 «О присвоении почетного звания „Заслуженный художник Республики Башкортостан“ Ахметвалиеву Р. Х. и Давлетьярову М. Х.»
Искәрмәләр
Сылтамалар
Давлетьяров, Муллаян Хабибярович // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8. Давлетьяров Муллаян Хабибярович Давлетьяров Муллаян Хабибярович , Чуваш дәүләт сәнгать музееның рәсми сайты
Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Башкортстанның атказанган рәссамнары Төркем:Неапольдә вафатлар Төркем:2015 елда вафатлар Төркем:7 июль көнне вафатлар Төркем:Борай районында туганнар Төркем:Википедия:Кулланылган геомәгълүмат чылбырында шик тудыручы урыннар булган битләр Төркем:1957 елда туганнар Төркем:2 ноябрь көнне туганнар Төркем:Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар