Галисий теле, Галисия теле (galego) ― галаико-португал субтөркеменең роман теле, күбесенчә Испаниянең Галисия автоном җәмәгатендә сөйләшелә. Урта гасырлар дәвамында галисий теле португал теле белән лингвистик берлек тәшкил иткән (галаикопортугал). Шулай ук галисий теленең төрле юрамаларында Эо-Навиа комаркасында, Астуриянең көнбатышында һәм Эль Безьеро һәм Санабриянең көнбатышында, Кастилья һәм Леонның төньяк-көнбатышында сөйләшелә. Кайбер лингвистлар галисий теленең өлеше итеп шулай ук Эстремадураның иң төньяк-көнчыгышында фала дип аталган Халама үзәненең өч авылының сөйләшен кертәләр.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча телләр һәм диалектлар