Солдатов Юрий Федорович (9 март 1940 ел) — скульптор. 1978 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1999).

Биографиясе Юрий Федорович Солдатов 1940 елның 9 мартында РСФСРның Свердловск өлкәсе Асбест шәһәрендә туган.

1975 елда Ленинградта И. Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының(Санкт-Петербург дәүләт академиясе; 1975) скульптура факультетын тәмамлый

Әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яши һәм эшли.

Эшләре Колхоз рәисе Р. Ф. Еникеевhero.asp, А. С. Пушкин һәйкәлләре.

Бөек Ватан сугышы герое М. Г. Гәрәев бюсты (1985, Уфа), сәяси репрессия корбаннарына монумент (2000, Уфа), Советлар Союзы Геройларының 14 портрет скульптурасы сериясе (1998, Бәләбәй районы), Башкортстан Республикасы Благовар районының Мирный авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләргә багышланган истәлекле билге авторы.

Эшләре Уфада М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Нефтекама каласындагы «Мирас» картиналар галереясында, Милиция музее коллекциясендә, Русиядә һәм чит илләрдә шәхси җыелмаларда саклана.

Күргәзмәләр Юрий Федорович Солдатов — 1975 елдан алып республика, зона, төбәк, төбәкара, Бөтенрусия, Бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1999).

Сылтамалар

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Башкортстан рәссамнары Төркем:Башкортстан скульпторлары Төркем:1940 елда туганнар Төркем:9 март көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар Төркем:Свердлау өлкәсендә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе