Даниал Кәнҗәтәй улы ӘхмәтовАхметов Даниал Кенжетаевич (ПЕРСОНАЛЬНАЯ СПРАВКА) (; 1954 елның 15 июне, Павлодар, Казакъ ССР, ССРБ) — Казакъстан дәүләт эшлеклесе, премьер-министр (2003—2007), оборона министры (2007—2009), Ауразия икътисадый комиссиясенең энергетика һәм инфраструктура буенча коллегиясе әгъзасы (министр) (2011—2014), Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе хакиме (2014 елдан). Икътисад фәннәре докторы. Казакъстан Велоспорт федерациясенең элеккеге президенты (2009 елга кадәр).

Тормыш юлы Даниал Әхмәтов 1954 елның 15 июнендә Павлодар шәһәрендә туа. Аргын кабиләсенең канжыгалы ыруыннан килеп чыгаНовая Газета Казахстан — Семь опор и теней президента. Инженер-төзүче белгечлеге буенча Павлодар индустриаль институтының сәнәгать һәм гражданлык төзелеше факультетын тәмамлый.

1976—1981 елларда хезмәт эшчәнлеген мастер булып башлый, аннары «Павлодаржилстрой» трестының йорт төзү комбинатында прораб булып эшли. 1981—1983 елларда — «Экибастузшахтастрой» комбинатының төзелеш эшләре буенча баш инженер урынбасары. 1983 елдан — халык депутатларының Икебаштоз шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1991 елдан 1992 елга кадәр «ЭкибастузЭнергоЖилПромСтрой» тресты идарәчесе.

1992—1993 елларда — Икебаштоз шәһәр администрациясе башлыгы.

1993 елдан Павлодар өлкәсе хакиме, 1997 елдан Төньяк Казакъстан өлкәсе хакиме.

1999 елның октябреннән — Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары, ә 2000 елның декабреннән — Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары. Премьер-министр урынбасары вазыйфасында сәнәгать, энергетика, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм коммуникацияләр, миграция һәм демографик сәясәт мәсьәләләре буенча кураторлык иттекән.

2001 елның ноябрендә яңадан Павлодар өлкәсе хакиме итеп билгеләнәУказ Президента Республики Казахстан от 13 июня 2003 года № 1109.

2003 елның 13 июнендә Казакъстан Республикасы парламенты тарафыннан Казахстан премьер-министры вазыйфасында раслана. 2007 елның 8 гыйнварында премьер-министр вазыйфасыннан отставкага китү турында гариза биргән, ул кабул ителгән.

2007 елның 10 гыйнварында Казакъстан президенты Указы белән Казахстан Республикасы оборона министры итеп билгеләнә. 2009 елның 17 июнендә Нурсолтан Назарбаев Указы белән биләгән вазыйфасыннан азат ителәОфициальный сайт президента Республики Казахстан.

2011 елның 21 декабрендә Ауразия икътисадый комиссиясенең энергетика һәм инфраструктура буенча коллегиясе әгъзасы (министр) итеп билгеләнә.

2014 елның 11 ноябрендә Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе Хакиме итеп билгеләнә.

Шәхси тормыш Өйләнгән (хатыны Гөлия Койшибаевна), ике баласы бар. Рус һәм казакъ телләрен белә.

Бүләкләр

Отан ордены (2017)Сапарбаева и Ахметова наградили орденами «Отан» «Казакъстан Республикасының Беренче Президенты — Милләт Лидеры Нурсолтан Назарбаев» ордены (2012) II дәрәҗә «Барыс» ордены (2004) III дәрәҗә «Барыс» ордены (1999) «Астана» истәлекле медале (1998) «Казакъстан Республикасы бәйсезлегенә 10 ел» юбилей медале (2001) «КР парламентына 10 ел» медалеКазахстанская правда Бауржан Момышуланың 90 еллыгына багышланган истәлек билгесе (2009 елның 20 феврале) «Астанага 10 ел» медале (2008) Хөрмәт Билгесе ордены (1986) I дәрәҗә «Ауразия икътисадый берлеген төзүгә керткән өлеш өчен» медале (2015 елның 13 мае, Ауразия икътисадый берлегенең Югары Советы)Текст решения.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Министерство обороны Казахстана Страничка министра на сайте министерства Даниал Ахметов вошел в состав коллегии Евразийской экономической комиссии

Төркем:Казакъстан премьер-министрлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Барыс ордены кавалерлары Төркем:2нче дәрәҗә Барыс ордены кавалерлары Төркем:Казакъстанның Отан ордены кавалерлары Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Икътисад фәннәре докторлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1954 елда туганнар Төркем:15 июнь көнне туганнар