thumb|left|200px|Мусаның Израил халкына мөрәҗәгате Муса (, Муса, , Моше, , ) - ислам, яһүдилек һәм христианлык диннәрендә пәйгамбәр буларак саналган шәхес. Борынгы яһүд теленнән тәрҗемә иткәндә Муса исеме судан коткарылган мәгънәсенә туры килә.
Яһүдилеккә нигез салучы, яһүд халкын берләштерүче. Килеп чыгышы Борынгы Мисырдан.
Библия (Тәүратны) өйрәнүчеләр Муса, XVIII һәм XIX династиясе фиргавеннәре белән бәйләп, б.э.к. XV—XIII гасырларда яшәгән дип билгели.
Исеме Муса исеме «судан коткарылган» дигәнне аңлата, ә башка фаразлар буенча, бу исем Мисырда барлыкка килгән һәм «бала» дигәнне аңлатаМоисей // Кругосвет.
Библиядә әйтелгәнчә, Муса исеме аны Нил елгасыннан табып алып («чыгарылган») коткаруга бәйле. Бу исемне аңа фиргавен кызы бирә. Монда Мисырдан бәни исраилле (яһүдләрне) чыгарган Муса ролен күздә тотып сүз уйнату да булырга мөмкин. Антик тарихчы Иосиф Флавий аңлатуынча, Муса исеме ике мисыр сүзеннән тора: «коткарылган» һәм «мои» (су). Семитологлар Муса исемен мисырча msy дигәннән килеп чыккан дип саный, бу сүз «ир бала» яки «бала табу» дигәнне аңлата.
Пәйгамбәрлек Синайдагы Хорив тавы янында мал көтеп йөргәндә, янмас күгән агачыннан (неопалимая купина) Аллаһ эндәшеп, аңа үзенең исемен ача (Йәһвә, яһүдчә יהוה) һәм халкын азат итәргә өнди. Муса ырудашлары ышанмаса нишләргә икәнен сорый. Аллаһ Мусага могҗизалар кылу сәләтен бирә: Муса таягын еланга әйләндерә, еланны кире таяк халәтенә кайтара; кулын куенына тыга - кулы махау авыруы белән авыргандай агара; яңадан куенына тыккач, кулы элекке хәленә кайта.
Нил буена кайткач, агасы Һарун белән бергә (агасы аның ярдәмчесе була, чөнки Мусаның сөйләшүендә кимчелекләре була) фиргавенгә яһүдләрне азат итүен үтенеп килә. (Библия Исх. 4:16) Муса фиргавеннән Яхве исеме белән яһүдләргә корбан чалу өчен өч көн сорый. Фиргавен ризалашмагач, илне куркыныч фаҗигаләр чорнап ала. Шуннан соң гына фиргавен аларга 3 көнгә чүлгә барырга ризалык бирә. (Библия Исх. 12:31)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Дин Төркем:Ислам пәйгамбәрләре