Әлфия Галиева, Әлфия Тимербай кызы Галиева (1961 елның 14 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) ― лингвист, филология фәннәре кандидаты (2004), доцент, Яр Чаллы педагогика көллияте директоры (2005 елдан), Татарстанның атказанган укытучысы (2002). Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2009).
Тәрҗемәи хәле 1961 елның 14 июнендә Июнь аенда Яр Чаллы педагогия көллияте директоры Галиева Әлфия Тимербай кызы гомер бәйрәмен - юбилеен каршылый. Шәһри Чаллы, 10.06.2016 Татарстан АССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында туган. Әнисе ягыннан бабасы Салих Искәндәр улы Искәндәров (1905―1965), 1948―1957 елларда КПССның Мөслим районы номитетының беренче секретаре, чыгышы белән Саба районынынан. Әнисе Сания Салих кызы Искәндәрова, Мөслим урта мәктәбендә 33 ел рус теле һәм әдәбияты, апасы Эльза Тимербай кызы Галиева 30 ел буе мәктәптә алман һәм инглиз телләрен, ир туганы Илдус Тимербай улы Галиев физика һәм математика укыткан, Чаллының 50нче санлы мәктәбе директоры.
Мөслим урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. Алманиянең Лейпциг шәһәрендә халыкара университетта «роман-герман телләре һәм әдәбияты» белгечлеге буенча укыган. Казан дәүләт университетында «Кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне чагылдыра торган фигыль фразеологик берәмлекләр синонимиясе, алман һәм татар телләрендә» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2004, фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы профессор Е. Ф. Арсентьева) Галиева, Альфия Тимербаевна. Диссертация. new-disser.ru Галиева, Альфия Тимербаевна. Диссертация. Российская государственная библиотека.
2005 елдан ― Яр Чаллы педагогика көллияте дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (1995 елдан Казан дәүләт педагогика университетының Чаллыдагы филиалы) директоры.
Керем 2018 елда шәхси кереме ― 1.589.729,40 сум, иренеке ― 553.686,74 сум, 2017 елда шәхси кереме ― 1.237.531,17 сум, иренеке ― 317.940,92 сум, 2018 елга уртак керем ― 2.143.416,14 сум, 2017 елга уртак керем ― 1.555.472,09 сум; 2018 елда гоуми хезмәт хакы барлык чыганакларны кертеп ― 1.145.804,00 сум, еллык керем белән хезмәт хакы арасында аерма ― 443.925,40 сумСергей Афанасьев. Доходы директоров колледжей, 2018 год. realnoevremya.ru, 28.05.2019.
2019 елда үз исемендә: 3 фатир (47, 67, 53 кв.м.), гараж (25 кв.м.), керем 1 876 308 сум. Ире исемендә: җиңел автомобиль Ford Focus, җиңел автомобиль KIA YD (Cerato, Forte), фатир (67 кв.м.), җир участогы (600 кв.м.), кереме 415 002 сум Галиева Альфия Тимербаевна. Последняя известная декларация (2019 год). disclosures.ru.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002 – Татарстанның атказанган укытучысы 2009 – Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре 2015 – ТР Президентының Рәхмәт хаты 2018 – ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты
Искәрмәләр
Әдәбият Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Кыңгыраулы мәктәп еллары. Казан: «Сүз» нәшрияты, 2006, 14-15нче бит. ISBN 5-98356-028-X
Сылтамалар
Галиева Альфия Тимербаевна. Яр Чаллы педагогика көллияте сайты
Моны да карагыз
Төркем:Лейпциг университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Доцентлар