Бу Уфа тарихчысы турында мәкалә, Казан галиме турында моннан укыгыз
Әхәт Салихов, Әхәт Гобәй улы Салихов (, 1966 елның 12 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Күгәрчен районы, Бикеш) ― тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты (2003), Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының Көнчыгыш кулъязмалары бүлеге мөдире (2014 елдан), Мәҗит Гафури, Мифтахетдин Акмулла (2013), Шәһит Ходайбирдин (2018) исемендәге премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1966 елның 12 июнендә БАССР Күгәрчен районы Бикеш авылында туган. Стәрлетамак дәүләт педагогика институтының (хәзер БДУ Стәрлетамак филиалы) тарих-педгогика факультетын тәмамлаган.
1992―2006 елларда ― Россия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтында стажер-тикшеренүчедән институтның гыйльми секретаре вазифасына күтәрелә Галерея успешных выпускников: Салихов Ахат Гбаевич. СФ БашГУ.
1997 елда ― Мимар-Синан исемендәге университетның Социаль фәннәр институтында (Истанбул, Төркия) магистрлык диссертациясен, 2003 елда ― тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Диссертация темасы: «Әхмәтзәки Вәлидиның 1908-1920 еллар фәнни һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге» Диссертация на тему «Научная и общественно-политическая деятельность Ахметзаки Валидова в 1908-1920 гг.».
2006―2014 елларда ― БР мәдәният министрлыгының ТӨРКСОЙ оешмасындагы вәкиле.
2014 елдан ― Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының Көнчыгыш кулъязмалары бүлеге мөдиреОтдел восточных рукописей ИИЯЛ УФИЦ РАН.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Мәҗит Гафури исемендәге премия 2013 ― Мифтахетдин Акмулла премиясе ― фәнни-агарту эшчәнлеге һәм М. Акмулланың иҗади мирасын халыкара дәрәҗәдә таратуга зур өлеш кертүе өчен Ахат Салихов стал лауреатом премии имени Мифтахетдина Акмуллы. ИА «Башинформ», 18.12.2013 2018 ― Шәһит Ходайбирдин премиясе (Күгәрчен районы) «ТӨРКСОЙның 20 еллыгы» истәлек медале «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» истәлек медале БР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы ТР мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты ТӨРКСОЙ оешмасының Рәхмәт хаты
Сылтамалар Ахат Салихов ― Известные люди Кугарчинского района
Искәрмәләр
Төркем:Тарихчылар Төркем:Башкортстан галимнәре Төркем:Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары Төркем:Мәҗит Гафури исемендәге бүләк лауреатлары Төркем:Тарих фәннәре кандидатлары