Мария Монтессори (; — ) — итальян табибы, педагог, галим, философ, гуманист.
1988 елда ЮНЕСКО ХХ гасырда педагогик фикерләүне билгеләгән дүрт педагог исемлегенә Джон Дьюи, Георг Кершенштейнер, Макаренко Антон Семенович белән беррәттән Мария Монтессорины да кертәКораблёва Т. Ф. Философско-этические аспекты теории коллектива А. С. Макаренко. Автореф. канд. дис. … канд. филос. наук. М., 2000. С. 3..
Биографиясе Мария Монтессори 1870 елның 31 авгусында Италиянең Кьяравалле шәһәрендә туган. Монтессори Италия тарихында хатын-кызлар арасынан беренчеләрдән булып медицина курсларын тәмамлый һәм фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен йөртә.
Мария Монтессори үз педагоглык системасын төзеп бөтен дөньяда танылу ала. Беренче «Монтессори мәктәбе» 1907 елның 6 гыйнварында Рим шәһәрендә аның белән ачыла. Бу мәктәпнең эше тәҗрибәсе нигезендә кулланылган ысуллар соңрак уңышлы үстерелә һәм киләсе еллардагы тәнкыйткә карамастан күп кенә илләрдә танылу ала. 1913 елда Төньяк Америкада Монтессори ысулына игътибар итәләр, әммә шуннан аның белән кызыксыну кими бара.
Башта Монтессори акыл ягыннан артта калган балалар белән эшли, соңыннан ул гади балаларны укытып махсус педагогикадан уртак педагогикага күчә.
Италиядан башка Мария Монтессори озак еллар барча Испания провинциясе Каталонияда һәм Нидерландта яшәгән һәм эшләгән. 1929 елда Голландиядә халыкара Монтессори ОешмасынаОйошма хәҙерге замандала үҙ эшен дауам итә. (AMI) нигез салына.
1936 елда Теософ Җәмгыяте чакыруы буенча Монтессори Нидерландтан Һиндстанга бара, һәм Мадрас, Карачи һәм башка шәһәрләрдә лекцияләр укый, ә азагырак Кодайканалда үзенең мәктәбен ача. Икенче дөнья сугышы төгәлләнгәннән соң Нидерландка күчә һәм биредә 1952 елның 6 маенда Ноордвейк-ан-Зе шәһәрендә вафат була.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Мария Монтессори // Энциклопедия «Кругосвет». Не просто Мария. Вся правда о Монтессори (матди на mirpap.ru) Монтессори: за и против Tarraugh Flaherty — Maria Montessori (1870-1952)
Төркем:Фән докторлары Төркем:Шәхесләр:Нидерландлар Төркем:Шәхесләр:Италия Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Нидерландларда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1952 елда вафатлар Төркем:6 май көнне вафатлар Төркем:Италиядә туганнар Төркем:1870 елда туганнар Төркем:31 август көнне туганнар Төркем:Математиклар Төркем:Медиклар