Анна де Ноай (, туганда исеме — Anna Elisabeth Bibesco-Bassaraba, Princess de Brancovan, кияүдә— Marquise Mathieu de Noailles, 15 ноябрь 1876, Париж — 30 апрель 1933, Париж) — француз шагыйрәсе, әдәби салон хуҗабикәсе.

Биографиясе Румын кенәзе Григорие Бибеску-Бранковяну һәм Греция княгинясы Ралука Музуросның (Raluca Moussouros) кызы. Ралука Музурос билгеле пианист була, аның ата-бабалары арасында болгар Яңаруы эшмәкәрләре Софроний Врачанский һәм Стефан Богориди бар.

Аннаның бабасының хатыны княгиня Елена Бибеско XIX гасыр азагында Парижның әдәби һәм сәнгать тормышында күренекле роль уйнаган.

1897 елда Анна маркиз де Ноайга кияүгә чыккан. Аларның йорты Парижның дөньяви һәм интеллектуаль үзәге булган Пер-Лашез зиратында җирләнгән.

Иҗаты Берничә шигырьләр җыентыгы, өч роман, автобиография китаплары авторы. Символизмга якын булган. Аның шигыйрьләрен 1901 елда Сара Бернар башкарган.

Әсәрләре

Le Cœur innombrable (1901) L'Ombre des jours (1902) La Nouvelle Espérance (1903) Les Éblouissements (1907) Les Vivants et les Morts (1913) Les Forces éternelles (1920) Poème de l'amour (1924) Passions et vanités (1926) L'Honneur de souffrir (1927) Exactitudes, Paris (1930) Derniers Vers et Poèmes d'enfance (1934)

Салон хуҗабикәсе Ош урамындагы аның салонына башкалар арасында киләсе шәхесләр булган: Рейнальдо Ан, Поль Валери, Альфонс Доде, Макс Жакоб, Франсис Жамм, Андре Жид, Поль Клодель, Кокто, Колетт, Пьер Лоти, Габриэла Мистраль, Робер де Монтескью, Франсуа Мориак, Марсель Пруст.

Сәнгаттә сүрәтләнеше Шагыйрә портретын киләсе рәссамнар төшергән: Жак-Эмиль Бланш, Антонио де ла Гандара, Кеес ван Донген, Филип Де Ласло, Игнасио Сулоага (карагыз: ), Жан-Луи Форен.

1906 елда аның сын портретын Роден ясаган.

Казанышлары

Хөрмәт легионы ордены кавалеры Бельгия Король француз әдәбияты һәм теле академиясенә кабул ителгән беренче хатын-кыз 1910 елда Француз академиясе Анна де Ноай премиясын булдыралар 1921 елда Француз академиясенең Зур әдәби премиясенә лаек булган

Русиядә Анна де Ноай 1916 елда Марина Цветаева аның Новое упоение (1903) романын рус теленә тәрҗемә иткән (1927 елда Марина Цветаева авторга хат язган). Шигыйрьләрен Иван Тхоржевский, Всеволод Рождественский, Павел Лыжин, Юрий Корнеев һәм башкалар рус теленә тәрҗемә иткәннәр.

Рус телендә публикацияләр

Сады / Пер. Вл. Гусева. — Киев, 1913. Стихи// Семь веков французской поэзии в русских переводах. — СПб: Евразия, 1999. — С. 527-530. Стихи// Французская поэзия XX века. — М.: Эксмо, 2005. — С. 86-91.

Искәрмәләр

Әдәбият

Анна де Ноай в Литературной энциклопедии Higonnet-Dugua E. Anna de Noailles, cœur innombrable: biographie, correspondance. Paris: Michel de Maule, 1989 Broche F. Anna de Noailles: un mystère en pleine lumière. Paris: Robert Laffont, 1989 Bargenda A. La poésie d'Anna de Noailles. Paris: L'Harmattan, 1995 Perry C. Persephone Unbound: Dionysian Aesthetics in the Works of Anna de Noailles. Lewisburg: Bucknell UP, 2003 Төркем:Франция шагыйрьләре Төркем:Франция язучылары Төркем:Почетлы легион ордены офицерлары Төркем:Почетлы легион ордены кавалерлары Төркем:Парижда вафатлар Төркем:1933 елда вафатлар Төркем:30 апрель көнне вафатлар Төркем:1876 елда туганнар Төркем:15 ноябрь көнне туганнар