Мария Полидури (; 1 апрель 1902 ел, Каламата — 30 апрель 1930 ел, Афина) — грек шагыйре.

Биографиясе Иртә яшьтә ятим кала, мотаҗлык белән тулы тормыш кичерә. Афина университетында укый, шул ук университетта укыган, аннары «грек әдәбиятенең уникаль шәхесе» булып киткән яшь шагыйрь Костас Кариотакис белән таныша. Кыска вакыт эчендә аларның танышлыгы көчле, әммә бәхетсез мөхәббәткә әвереләКостас Кариотакис, страдавший от сифилиса, покончил жизнь самоубийством в 1928 году, бу Мария Полидуриның тормышына һәм иҗатына нык йогынты ясый.

1927 елда Парижда чакта туберкулез белән авырып китә. Костас Кариотакис үзенә үзе кул салганнан соң, сәламәтлеге торышы кискен начарая. Яшәү өчен кирәк-яраксыз, акчасыз калып, 1930 елның апрелендә шагыйрә 28 яшендә туберкулездан вафат була.

Иҗаты 14 яшеннән яза башлый һәм беренче «Әнкәй» шигыре «Гаилә йолдызы» журналында басылып чыга. Бер елдан соң беренче «Акчәчәкләр» җыентыгын тәмамлый, ул беркайчан да тулысынча бастырылмый. Ул җыентыгыннан соң «Τρίλλιες που σβύνουν» «Замирающие трели» (1928) һәм «Ηχώ στο Χάος» «Эхо в хаосе» (1929) җыентыклары туа. Бөтен әсәрләре 1961 елда язучы Лили Зографу тарафыннан җыеп алына һәм «Җавап бирәм» китабында бастырып чыгарыла.

Полидури Мария шигриятенең төп мотивлары булып мөхәббәт һәм үлем тора. Шигъриятле юлларында язмыш белән риза булмау, донъядан бик иртә китергә теләмәү һәм яшәү өчен зур теләк күзәтелә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Μαρία Πολυδούρη Төркем:Афинада вафатлар Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:Хатын-кыз шагыйрьләр Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1930 елда вафатлар Төркем:30 апрель көнне вафатлар Төркем:29 апрель көнне вафатлар Төркем:Грециядә туганнар Төркем:1902 елда туганнар Төркем:1 апрель көнне туганнар