Мидзяева Галина Ивановна (1941 елның 8 октябре, СССР, РСФСР, Сарытау ― 2024 елның 29 ноябре, РФ, Башкортстан, Уфа ) — театр актеры, педагог, югары мәктәп укытучысы. 1966 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең халык (1995), Башкортстанның атказанган артисты.

Биографиясе Мәктәптән соң электр лампасы заводында тикшерүче булып, аннары статистика идарәлегендә, поликлиникада эшли. Заводта эшләгәндә халык театрында шөгыльләнә. Ул 1964 елда И. А. Слонов исемендәге Сарытау театр училищесын (педагогы —Бржевский С.И) тәмамлый.

Училищены тамамлагач, 1964-1965 елларда А. Н. Толстой исемендәге Сызрань драма театрында эшли. Ире Анатолий Хаустов катнашлыгындагы диплом спектаклен караганнан соң, Уфа режиссеры Анатолий Хаустов үзенең театрына чакыра. Галина Ивановна аның белән бергә килә.

Галина Ивановна 1965нче елдан алып Башкортстан Рус дәүләт академия драма театрында эшли.

71970 еллардан Уфа сәнгать училищесында, 1992 елдан башлап — Уфа сәнгать институтында укыта.

2024 елның 29 ноябрендә 83 яшендә вафатЛейла Аралбаева. В Уфе ушла из жизни народная артистка России Галина Мидзяева. Башинформ, 29.11.2024.

Спектакльләрдәге рольләре

Оль-Оль («Дни нашей жизни», Л.Андреев) Оксана («Эскадра һәлакәте», А.Корнейчук) Патшабикә Ирина («Патша Федор Иоаннович», А. К. Толстой) Катюша Маслова («Яңадан терелү», Л. Н. Толстой) Устинья («Свои люди — сочтемся»), Барабошева («Дөреслек — яхшы, ә бәхет яхшырак») Глафира («Бүреләр һәм сарыклар», бөтенесе дә — А. Н. Островскийныкы) Маша («Эшелон», М. Рощин) Җәмилә («Кыз урлау», М. Кәрим) Серафима Ильинична («Самоубийца», Н.Эрдман) Дорина («Тартюф», Ж.-Б.Мольер) Раневская («Вишневый сад», А. П. Чехов).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

РСФСРның атказанган артисты (1979) РСФСРның халык артисты (1995) Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең Бәдәр Йосыпова исемендәге премиясе лауреаты, иң яхшы хатын-кыз роле өчен (Памелла, «Кадерле Памелла» спектакле) «Годы странствий» спектаклендә Анастасия Владимировна ролен башкарган өчен республика Мәдәният министрлыгының һәм Театр эшлеклеләре берлегенең «Алтын Ай» театр премиясе лауреаты 2006 һәм 2007 елларда «Пресса» республика рейтингының икеләтә лауреаты Искәрмәләр

Сылтамалар

http://encycl.bash-portal.ru/midzaeva.htm http://www.bashinform.ru/news/401053/ http://theatreinform.ru/bd/Actor/Details.php?A_Code=3361 http://ufa.bezformata.ru/listnews/midzyaeva-ranevskaya-eto-rol/1667054/

Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:Россия актерлары Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Сарытауда туганнар Төркем:1941 елда туганнар Төркем:8 октябрь көнне туганнар Төркем:Страницы с непроверенными переводами