Васил Миргазыян улы Хәннанов (1956 елның 26 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Октябрьский ― 2024 елның 24 феврале, РФ, БР, Уфа) ― рәссам, каллиграф. Россиянең атказанган һәм Башкортстан Республикасының атказанган (1999) һәм халык (2023) рәссамы, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1990).
Биографиясе Хәннанов Васил Миргазыян улы 1956 елның 26 сентябрендә БАССРның Октябрьский шәһәрендә туа.
1979 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.
1990 елдан — «Чингисхан» иҗат берләшмәсе әгъзасыЧингисхану — 20 лет (Эмма Соловкова) / Проза.ру — национальный сервер современной прозы, 1992 елдан-берләшмә рәисе.
Хәннанов - Башкортстан Республикасының Наил Лотфуллин исемендәге Хәзерге заман сәнгате музее директоры.
Башкортостанда яшәүче татар рәссамы. Вафаты 2024 елның 24 февралендә 68нче яшендә Уфада вафатЭдуард Кускарбеков. В Уфе на 68-м году жизни скончался художник Василь Ханнанов. ИА «Башинформ», 24.02.2024. Уфаның Дан аллеясында җирләнгәнЛейла Аралбаева. В Уфе простились с заслуженным художником России Василем Ханнановым. ИА «Башинформ», 25.02.2024.
Эшләре Васил Хәннановның картиналары М. В. Нестеров исемендәге БДХМДА, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан), «Казан» милли-мәдәни үзәге (Казан), «Туран» халыкара бәйсез мәдәни фонды (Стамбул, Төркия), Заманча рус сәнгате музее (Джерси-Сити, АКШ), Чиләбе өлкәсе картиналар галереясы, Краснодар Дәүләт сынлы сәнгать музее, "Восток" фонды ААҖ (Өфе), «Урал» ДСИ (Уфа), «Мирас» (Өфе, Мәскәү), «Academia» сәнгать галереясе (Уфа, УТИС), Россиядә һәм чит илләрдә шәхси җыелышларда саклана.
Күргәзмәләре Васил Миргазыян улы - «Чингисхан» төркеме составында республика, зона, халыкара күргәзмәләрдә, шул исәптән: «Татарстан» (1991) "Билгесез Россия" (1998) «ЕВРО-АРТ 1999» (1999), (Барселона, Испания) «Чингисхан» ТО модуль экспозициясе (2000, Мәскәү, "Манеж") «Россиядә мөселман сәнгате традицияләре хәзерге аспектта» (2000)(Мәскәү, Мисыр Илчелеге) «Башкортстанның заманча сынлы сәнгате» (2001, Санкт-Петербург)
Бүләкләр һәм исемнәре БР атказанган рәссамы (1999) Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2017) БР халык рәссамы (2023)
Гаиләсе Хатыны Гөлнара. Уллары ― халыкара конкурслар лауреатлары, скрипкачы, Башкортстанның атказанган артисты Чыңгыз Хәннанов һәм виолончелист Искәндәр Хәннанов, Тима (Тимур?) һәм кызлары Камилә.
Искәрмәләр
Сылтамалар https://web.archive.org/web/20140313162007/http://rinfom.ru/zhivopis/hannanov http://omskpress.ru/news/29940/gogen_na_zanaveskax_i_sposob_lyubvi/ https://web.archive.org/web/20160304235636/http://www.shamail.antat.ru/Mans/Hannov/Hannov.htm http://www.calligraphy-museum.com/rus/Participants/Vasil_Khannanov.aspx Художник Василь Ханнанов Картины художника Василя Миргазияновича Ханнова на сайте ArtAgeLess.com «Персидские мотивы» — персональная выставка Василя Ханнанова в Стерлитамаке
Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Башкортстан рәссамнары Төркем:Башкортстанның халык рәссамнары
Төркем:Уфаның Көньяк зиратында җирләнгәннәр