Нуриманов Баһаветдин Җәләлетдин улы (2 май 1893 ел — 11 август 1918 ел) — Башкортстандагы инкыйлаб хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, Русия ватандашлар сугышында актив катнашучы.
Биографиясе Баһаветдин Җәләлетдин улы Нуриманов 1893 елның 2 маенда Уфа губернасының Бөре өязе (хәзер Башкортстан Республикасының Нуриман районы) Яңа Күл авылында туган.
Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, гаиләләре Чиләбегә күчеп килгәч укуын шәһәрнең рус телле башлангыч мәктәбендә дәвам итә. 1917 елда РСДРП(б) партиясенә керә һәм Уфа эшчеләр һәм солдатлар Советы әгъзасы булып китә. Соңыннан Баһаветдин Нуримановны РСДРП(б)-ның Уфа комитеты Татар-башкорт бюросына рәис итеп сайлый. Аның инициативасы белән «Алга!» («Вперед!») дигән большевистик газета чыга башлыйНУРИМАНОВ Баһаутдин (Балажетдин) Йәләлетдин улы Баһаветдин Җәләлетдин улы 1917 елның октябрендә Уфада элекке Урал башкортлар һәм татарлар съездының төп оештыручысы була.
Октябрь инкыйлабыннан соң, Нуриманов атаман Александр Дутовның казак гаскәрләре белән көрәшкән Уфа губернасында оештырылган хәрбиләштерелгән отряд сафына керә.
1918 елның февралендә аклардан азат ителгән Ырынбурда — мөселманнарның хәрби-революцион комитетын, ә аннары губернаның мөселман комиссариатын булдыра. Башкортлардан делегат итеп Баһаветдин Нуриманов җибәрелә. Күп тә үтми, ул бу комитетның һәм Башкортстанда гадәттән тыш эшләр буенча комиссар булып китәНуриманов менән «Алға!» («Вперед!»).
1918 елның көзендә, кызылларның Ырынбурдан чигенгәннән соң, Нуриманов, акларның тылында эшләү өчен, Орскида кала, әмма тиз арада кулга алына. Ырынбур шәһәрендә Башкорт хәрби советы большевистик белән хезмәттәшлек иткәне өчен, читтән торып, аны ату турындагы карарын чыгара.
Әдәбият
Кузеев Р. У. Баһау Нуриманов. Өфө, 1955; Асабин Е. П. Революция байрағы аҫтында. Өфө, 1991. Юрий Узиков. Исторические памятники Уфы. (на рус.яз.) «Китап» нәшрияты, 1999, 111-112 с. ISBN 5-295-02294-3.
Искәрмәләр
Төркем:Шәхесләр:Нуриман районы Төркем:Русия революционерлары Төркем:Башкортстан АССР дәүләт эшлеклеләре Төркем:Орскида вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Нуриман районында туганнар Төркем:Уфа губернасында туганнар