Раиф Мәрданов - филология фәннәре кандидаты, ТР Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре. 1964 елда ТАССРның Әгерҗе районындагы Тәбәрле авылында туа. Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлаган.
Ирек Һадиев белән бергә борынгы татар әпиграфикасы буенча берничә китап, дистәләгән мәкәлә авторы.
Шамаилләр иҗат итү белән шөгыльләнә.
2006 елда "Иж шәһәре татарлыры тарихыннан" исемле китабы басылып чыга. Раиф Мәрданов. Иж шәһәре татарлыры тарихыннан. Книжная палата Удмуртской Республики
Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре кандидатлары
Искәрмәләр
Сылтамалар Раиф Мәрданов. Мөхәммәдьярнең «Нуры содур» поэмасы кулъязмалары ."Чын мирас" № 6, 2013.