Кәримә Ишмөхəммəдова - татар хатын-кызлыры мәдәниятен, мәгърифәтен кайгыртып татар матбугатына мәкәләләр язучы кеше итеп билгеле.
1914 елда "Вакыт" газетасында "Петропавелда әдәбият кичәсе" исемле мәкәләсе басыла.«Вакыт» газетасы, 1914 ел, № 1413
1915 елда Петропавел шәһәрендә хатын-кызлары арасындә мәҗлес оештырып, шунда мəрхүмə Фатыйма-Фəридə исеменə Кәрәкәшле авылында салыначак мəктəп файдасына 95 сум акча туплап җибәргән.«Тормыш», 1915, 24 сентябрь.
1916 елда "Сөембикә" журналында "Фатыймаи-Фәридә ханымга ике ел" исемле мәкәләсе басыла.«Ханым вә туташлар дикъкатенә...» («Сөембикә» журналына 100 ел).
1920-нче еллардан гаиләсе белән мөһәҗирлектә - Кытайның Манҗурия өлкәсендәге Харбин шәһәрендә яшиАдресно-справочная книга "Весь Харбин на 1926 год". 1931 елда совет гражданлыгыннан баш тарткан.
1933 елда Харбинда Габдулла Тукайның үлүенә егерме ел тулу уңае белән аны искә төшерү өчен төзелгән комитет тарафыннан чыгарылган бер көнлек гәзитнең материаллары арасында аның «Зыялыларыбыз һәм аларга карашыбыз» исемле мәкәләсе чыга.Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.. Шушы ук елны "Япон мөхбире"нең яңадан чыга башлавы берлән тәбрик хаты басыла."Яңа япон мөхбире" 1933 ел, №4 1938 елда Тукайга багышланган кичәдә чыгыш ясаган."Милли байрак" газетасы. 1938 ел, 6 май саны, № 20 (119) 1939 елда Манҗуриянең хөкүмәтеннән Шанхайда яши торган кызына күчү турында гариза биргән.Ишмухаметова Карима Хойдаровна Российские эмигранты в Маньчжурии
Гаиләсе Ире - Закир Ишмөхәммәдов, укытучы, тәрҗемәче.
Балалары: Искәндәр Ишмөхәммәдов (фамилиясен Вильдан-Бек дип үзгәртә), 1892 елда Уфада туган. 1930 елда Ташкентта яши, кулга алына. Мәдинә Ишмөхәммәдова. 1904 елда Омскида туган. Суфия Ишмөхәммәдова, 1908 елда, Омскида туган. Рифат Ишмөхәммәдов (фамилиясен Аяз-Бек дип үзгәртә), 1912 елда Омскида туган.
Искәрмәләр