Ренат Фәвәрис улы Дәүләтьяров (1961 елның 17 августы, Әстерхан, Әстерхан өлкәсе, ССРБ) — Россия кинорежиссеры, кинопродюсер һәм сценарий авторы. Россия продюсерлары гильдиясе президенты.
Биография Ренат Дәүләтьяров 1961 елның 17 августында Әстерханда туа. Милләте буенча әтисе — татар, әнисе — рус. Ренатның әтисе Фәвәрис Дәүләтьяров — ССРБда соңгы нефть комитеты рәисе, соңрак «Роснефть» җитәкчеләренең берсе, «Концерна Нефтепродукт» ЯАҖ президентыРенат Давлетьяров, Люди за кадром: фото, биография, фильмография, новости — Вокруг ТВ.
Энесе — Борис Дәүләтьяров — банкир, «Халыкара үсеш банкы» коммерция банкының элеккеге хуҗасы. Лондонда яши.
Ренат инженер-технолог белгечлеге буенча югары белем ала.
Карьера 1985—1987 елларда «Мосфильм» киностудиясендә декорацияләр куючы буларак эшли, шул исәптән совет кинематографы өчен әһәмиятле булган Карен Шахназаровның «Курьер» һәм Сергей Соловьевның «Асса» фильмнарында. 1987—1989 елларда киностудиядә эшне дәвам итә, фильмнар директоры урынбасары вазыйфасын үти, ә 1989 елдан продюссер була.
1994 елдан «Мосфильм» киноконцернының «Круг» киностудиясен җитәкли. 1995 елда Мәскәү халыкара кинофестиваленең башкарма директоры була. 1999—2006 елларда — Мәскәү халыкара кинофестиваленең генераль директоры. 1997 елдан «Интерфест» компаниясен җитәкли.
2001 елдан 2008 елга кадәр — Нью-Йоркта Россия киносы атналыгының продюсеры. 2003 елдан Парижда Россия киносы атналыгының продюсеры. 2005 елдан Берлинда Россия киносы атналыгының продюсеры. «Кино-Ялта» халыкара продюсерлык кинофестивален җитәкли. 2007 елдан 2009 елга кадәр — «ЗАВТРА/2morrow» халыкара заманча кино фестиваленең генераль продюсеры.
2009 елдан алып 2015 елга кадәр — Россия продюсерлары гильдиясе президенты, Аурупадан Халыкара продюсерлар гильдиясе ассоциациясе (FIAPF) вице-президенты.
2010 елдан 2012 елга кадәр — «Два в одном/ 2 in 1» халыкара кинофестиваленең генераль продюсерыРегламент фестиваля «Два в одном / 2 in 1» 2inone.ru.
2012 елда Үзәк федераль округның Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайлана.
2011 елда режиссер буларак «Моя безумная семья!» кинокомедияне төшереп, дебют ясый. 2012 елда экраннарга «Стальная бабочка» детектив драмасы чыкга. Ренат Дәүләтьяровның Юрий Коротковның «Американка» повесте буенча төшерелгән «Однажды» фильмы XXII «Окно в Европу» кинофестивален ачу фильмы була.
Шәхси тормыш Беренче никахтан — улы Артем. 2014 елда җырчы һәм актриса Евгения Малаховага өйләнәЖеня Малахова и Ренат Давлетьяров тайно поженились. 2019 елда пар аерылышаЖеня Малахова и Ренат Давлетьяров расстались.
Фильмография
Режиссёр
2011 — Моя безумная семья! 2012 — Стальная бабочка 2014 — Однажды 2015 — А зори здесь тихие… 2016 — Чистое искусство 2017 — Волшебники 2019 — Донбасс. Окраина 2021 — Лётчик
Сценарий авторы
2007 — Любовь-морковь 2008 — Любовь-морковь 2 2015 — А зори здесь тихие… 2016 — Чистое искусство
Актёр
1989 — Катала — телохранитель Фомы 1992 — Менялы — первый преследователь 1993 — Стрелец неприкаянный — Ренат 2010 — Варенье из сакуры — Томокадзу-сан, японец — кризисный директор'
Искәрмәләр
Сылтамалар
Вокруг TV. Ренат Давлетьяров.
Төркем:XXI гасыр актерлары Төркем:XX гасыр актерлары Төркем:Русия актерлары Төркем:Әлифба буена актерлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Русия сценаристлары Төркем:Русия кинорежиссерлары Төркем:Әлифба буенча кинорежиссёрлар Төркем:Әстерханда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1961 елда туганнар Төркем:17 август көнне туганнар