Калининград өлкәсе татарлары — татарларның Калининград өлкәсендә яшәүче территориаль төркеме.

Тарихлары Өлкәгә татарларның күпләп килүе Кызыл Армиянең хәрби хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы барышында Көнчыгыш Пруссия операциясендә катнашкан татарлар белән бәйле. Сугыш тәмамланганнан соң аларның күбесе өлкәдә хезмәт итәргә һәм яшәргә калган.

Таралышлары

2010 елда Калининград өлкәсендә 4 534 татар кешесе яшәгән (1959 елда – 2202,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Национальный состав населения по регионам России: Калининградая область 1989 елда – 3556,Демоскоп. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России: Калининградая область 2002 елда - 4729 кеше),Всероссийская перепись населения 2002 года : Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ нигездә, Калининград (2509 кеше) шәһәрендә яшиләр.Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. : см.

Күренекле кешеләре контр-адмирал Ш.А. Богданов.

Мәдәният Хәзерге вакытта Калининград өлкәсенең «Туган тамыр» татар һәм төрки телле халык иҗтимагый оешмасы (1995 елдан, рәисе В. Сәлахов), «Мәдәният» татар мәдәни үзәге (2000 елдан, рәисе Э. Галеева), «Кардәшләр» төрки телле халык мәдәнияте җәмгыяте (2001 елдан, рәисе С.А. Яһудина), Калининградның «Татарстан» сәүдә–җитештерү компаниясе (2003 елдан), Калининград мөселманнарының Дини оешмасы (1993 елдан, җитәкчесе И.Н. Хисамов), «Ихсан» җирле мөселманнар дини оешмасы (2011 елдан, җәмгыять рәисе Я. Гусейнов) эшләп килә.

Искәрмәләр

Чыганаклар Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации: справочник / Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 336 с.

Төркем:Татарлар Төркем:Калининград өлкәсе