Халыкара физика елы (БМО). Казан меңьеллыгы елы.

Вакыйгалар 20 гыйнвар — Джордж Буш икенче тапкыр АКШ президенты вазифаларына керешә. 23 гыйнвар — Виктор Ющенко, ант биреп, Украина президенты эшен башлый. 16 февраль — Киот килешүе үз көченә керә. 24 март — «Тюльпан инкыйлабы» нәтиҗәсендә Кыргызстан президенты Әсгар Акаев вазифасыннан куыла. 17 апрель — Красноярск крае һәм Эвенк автоном округын берләштерү буенча референдум уза. 19 апрель — Ватиканда 265-нчы Рим папасы Бенедикт XVI сайлана. 19 апрель — Сарански шәһәрендә Мордовия татарларының «Юлдаш» гәзитенең беренче саны чыга. 25 апрель — Болгария һәм Румыния Европа Берлегенә керү турындагы килешүне имзалый. 5 май — Бөекбритания парламентына узган сайлауларда лейбористлар җиңү яулый. 1 июнь — Референдумда Нидерландлар халкы Европа Конституциясе проектын кире кага. 7 июль — Лондонда террористик актлар сериясе. 50-дән артык кеше вафат. 11 июль — Татарстан хөкүмәте карары белән Татар дәүләт гуманитар институты һәм Татар-Америка төбәк институты юк ителә. 26 июль — «Колумбия» һәлакәтеннән соң беренче шаттлны җибәрү: STS-114 очуына «Дискавери» китә. 27 август — Казан метросы ачыла. 30 август — Казан үз меңьеллыгын билгели. 26 сентябрь — Пентагон күпләп биологик коралны сатып ала башлый. 23 октябрь — Польшада президен сайлауларның икенче тур нәтиҗәсендә Лех Качиньский җиңү яулый.

Туулар

Вафатлар right|120px|thumb|Мостай Кәрим

3 гыйнвар — Сөләйман Еникиев, физиолог, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. 17 гыйнвар — Абдулла Кротов, сукыр җырчы һәм музыкант, борынгы татар-мишәр халык җырларын саклаучы һәм башкаручы. 22 гыйнвар — Консуэло Веласкес, композитор. 10 февраль — Артур Миллер, АКШ драматургы. 4 март — Люция Фарсина, татар актрисасы. 7 март — Равил Үтәбай-Кәрими, шәркыять һәм исламият белгече. 22 март — Кэндзо Тангэ, япон архитекторы. 26 март — Джеймс Каллаган, британ сәясәтчесе, Бөекбритания премьер-министры. 26 март — Клара Лучко, ССРБ халык артисты. 2 апрель — Камил Фасиев, дәүләт эшлеклесе, галим. 2 апрель — Иоанн Павел II, Рим папасы. 4 май — Наис Гамбәр, шагыйрь. 6 май — Радик Сибәгатов (70), күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, Башкортстан татарларының милли–мәдәни хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе. 15 май — Наталья Гундарева, РСФСР халык артисты. 18 май — Шамил Яһүдин, балет артисты, педагог, РСФСР халык артисты. 20 июнь — Джек Килби, АКШ физигы. 9 июль — Ибраһим Абдуллин (84), татар язучысы, драматург. 10 июль — Хәлиф Курбатов (78), тел галиме, фән докторы. 17 июль — Эдвард Хит, британ сәясәтчесе, Бөекбритания премьер-министры. 20 июль — Роза Хафизова, татар язучысы. 15 август — Фәтислам Абилов, Советлар Берлеге Каһарманы, полковник. 3 сентябрь — Кыям Миңлебаев, татар журналисты, тәрҗемәче. 9 сентябрь — Ибраһим Канапацкий, Беларусь татарларының иҗтимагый һәм дини җитәкчесе. 21 сентябрь — Вагыйз Фәтхуллин, татар галиме. 25 сентябрь — Мостай Кәрим, татар-башкорт язучысы, шагыйрь, драматург. 5 октябрь — Сәләй Вәгыйзов (96), педагог, татар балалары өчен «Әлифба» китабы авторы. 14 октябрь — Олег Лундстрем (89), композитор, эстрада дирижеры. 24 октябрь — Шамил Анак, татар, башкорт һәм рус телләрендә иҗат иткән шагыйрь, тәрҗемәче. 25 октябрь — Маргарита Назарова, циркта юлбарыслар буйсындыручы, РСФСР халык артисты. 12 декабрь — Рәүвәл Ишкәев, нефтьче.

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Рөстәм Мингалим, татар шагыйре («Дәрт күлмәге» китабы өчен).

Нобель премиясе лауреатлары right|140px|thumb|Эльфрида Елинек Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Рой Глаубер, Джонн Холл һәм Теодор Хенш. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Граббс, Ричард Шрок һәм Ив Шовен. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Ричард Аксель һәм Линда Бак. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Эльфрида Елинек. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Финн Кюдланд һәм Эдвард Прескотт. Тынычлык өчен Нобель премиясе — МАГАТЭ.

10 иң бай кеше (Forbes журналы буенча) <small>№ <small>Исем <small>Яшь <small>Байлык, млрд.$ <small>Ватандашлык <small>Рейтинг үзгәрүе 1 Билл Гейтс 49 46,9 АКШ 0 2 Уоррен Баффет 74 44 АКШ 0 3 Лакшми Миттал 65 24 Һиндстан +59 4 Карлос Слим Элу 65 23,8 Мексика +13 5 әл-Вәлид ибн Талал әс-Сәүд шаехзадә 48 23,7 Согуд Гарәбстаны −1 6 Ингвар Кампрад 78 23 Швеция +7 7 Пол Аллен 52 21 АКШ −2 8 Карл Альбрехт 85 18,5 Алмания −5 9 Лоуренс Элисон 60 18,4 АКШ +3 10 Сэмюэл Робсон Уолтон 61 18,3 АКШ 0

Шулай ук карагыз

* Төркем:Еллар