== Чыганаклар"Алар илгә Җиңү алып кайтты", Татарстан Республикасы, Алексеевск районы, Казан, 2005 ел, 327, 120, 267, 120 267, 67 битләр. Б.Г.Шәйхетдинов "Олы юлда - Олы Тигәнәле",Казан "Сүз", 2006 ел, 87-91 битләр =
Зур Тигәнәле авылы хатын-кызлары Бөек Ватан сугышында
Ир-егетләр белән беррәттән, нәфис хатын-кызлар да Ватанны саклау өчен көрәшкә күтәреләләр. Зур Тигәнәледән дистәгә якын хатын-кыз әлеге изге яуга кузгала. Батырлык үрнәкләре күрсәтеп сугышалар алар, җиңүгә һәрберсе үз өлешен кертә. Аларның күбесе 1872, 1873 нче зенит-артиллерия полкларында хезмәт итә, Коростень күген дошманнардан саклый, кайсылары пешекче, фельдшер, табиб буларак, Ватан каршындагы изге бурычларын үтиләр. Бәхеткә, аларның барысы да сугыштан исән-сау әйләнеп кайталар, тыныч тормышта да җир җимертеп эшлиләр, гаилә корып, балалар үстерәләр. Хөсниева Сафия Һурһада кызы, 1924 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә.Орден-медальләр кавалеры. Сугыштан соң озак еллар Казан тимер юллар идарәсендә, “Казан - Мәскәү” поездында проводница булып эшли. Җаббарова Зәйтүнә Зиннәт кызы, 1918 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә.Орден-медальләр кавалеры. Сугыштан соң Казан шәһәрендә заводта эшли. Сафиуллина Рәфига Галиулла кызы, 1924 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Казан шәһәрендә хәрби заводта эшли. Җаббарова Хәтирә Зиннәт кызы, 1922 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә.Орден кавалеры. Сугыштан соң Казан шәһәрендә заводта эшли. Сафиуллина Асия Заһидулла кызы, 1922 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә.Орденнар кавалеры. Сугыштан соң Казан шәһәрендә медицина хезмәткәре булып эшли. Мәрьям Мәхмүт кызы Рафыйкова, 1923 елда туган, 1941 елның 18 июлендә чакырыла. “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале, “Кызыл Йолдыз ордены” белән бүләкләнә. Сугыштан соң Алабуга шәһәрендә медицина хезмәткәре булып эшли. Вәлиуллова Гәршия Бәдретдин кызы, 1922 елда туган, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә. Гомеренең соңгы көненә кадәр туган авылында яши, балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Зарипова Сафия Закир кызы, 1943 елда Биләр РХК белән чакырыла, 1945 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Казан шәһәрендә мех комбинатында эшли.