Кадрәк авыл җирлеге — Россия Федерациясендәге Татарстанның Әгерҗе районы муниципаль берәмлеге. Административ үзәге — Кадрәк авылы. Географик урыны Кадрәк авылы Кадрәк авыл җирлегенә керә. Милли составы — марилар. Район үзәгенә кадәр ераклык — 85 км. Тарихы Этимологлар раславынча, Кадрәк исеме Чыкалды елгасы ярында авыл урнашу үзенчәлегеннән килеп чыккан. Елга үзенең суларын Кырыкмас елгасына таба боргалап куган. Авылдашлары әнә шундый бөкре ярларда йортлар салганнар. Кәкре урам килеп чыккан, шуңа күрә мари телендә «кадыр» яки «кәкре» дигәннән авылга исем бирелгән. Башка этимологлар бу атама «кадерле» сүзеннән килеп чыккан, дип раслыйлар, татар телендә бу сүз «кыйммәтле» һәм ымлыклар мәгънәсен белдерә. Авыл җирлеге статусы һәм чикләре «Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 2005 елның 31 гыйнварындагы 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 14-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Агрызский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе». Кадрәк авылында төп белем бирү мәктәбе, авыл мәдәниәят йорты, китапханә, ФАП, кибет эшли. Халкы
Авыл җирлеге составы
Авылның билдәле кешеләре Исламов Дмитрий Александрович – «Марий Эл» ГТРКсы баш редакторы Йошкар-Ола шәһәре, Марий Эл Республикасының атказанган мәдәниәят эшмәкәре. Шуматов Геннадий Ишаевич – подполковник – офтальмолог, Дондагы Ростов шәһәре. Савельев Виталий Савельевич – химия фәннәре кандидаты, химкомбинатның әйдәүче технологы, Тобольск шәһәре. Якаров Анатолий Матвеевич – отставкадагы подполковник, Новосибирск шәһәре. Шуматов Альберт Ишаевич – врач-терапевт, «Варзи-Ятчи» курорт-санаторие. Якаров Владимир Матвеевич – милиция майоры. Петроков Савелий Петаевич – отставкадагы подполковник, Ульяновск шәһәре. Миляев Виталий Ишаевич - отставкадагы подполковник, Мәскәү шәһәре. Биктимиров Ефим Петаевич – отставкадагы подполковник, Йошкар-Ола шәһәре. Исламова Татьяна Матвеевна – Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре. Васильева Людмила Савельевна- саңгы узышы буенча спорт мастерына кандидат, ТАССР җыелма командасы әгъзасы. Савельев Владимир Савельевич – химия фәннәре кандидаты, Түбән Кама шәһәре. Асылбаев Василий Савельевич – милиция майоры, Ижевск шәһәре. Ишкатов Геннадий Ильич – подполковник. Герасимов Владимир Васильевич – эчке гаскәрләр подполковнигы, Киров шәһәре. Миляев Имай – Кадрәк авыл Советының тәүге рәисе, акгвардячеләр тарафыннан атылган. Сылтамалар Кадрәк авыл җирлеге Искәрмәләр
Төркем:Әгерҗе районы муниципаль берәмлекләре Төркем:Татарстан авыл җирлекләре