Бимә авыл җирлеге — Татарстан Республикасының Әгерҗе районы муниципаль берәмлеге. Административ үзәге — Бимә авылы. Географик урыны Бимә авыл җирлеге территориясе мәйданы 78,045 км², шул исәптән авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге җир мәйданы — 59,73 км². Торак пункты статусы һәм чикләре Татарстан Республикасы 2005 елның 31 гыйнварындагы «Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 14-ЗРТ Законы белән билгеләнә. Авыл җирлеге составы Бимә авыл җирлеге биләмәсе составына түбәндәге торак пунктлар керә: +Бимә авыл җирлеге торак пунктлары АтамасыСтатусыОКАТОИндексы Бимәавыл, 92 201 000 006422219 Мадыкавыл92 201 000 007422219 Яңа Чыкалдыавыл92 201 000 008422219 Пеләмешавыл92 201 000 009422219

Демографиясе 2012 елның 1 гыйнвар мәгълуматлары буенча Бимә авыл җирлегенең торак пунктларында 1098 кеше яшәгән, халыкның уртача яше 33—34. 17 яшькә тиклемге балалар саны 269 кеше, студентлар — 63, эшкә яраклы яшьтәгеләр — 518, пенсионерлар һәм льгота алучылар — 248. Алдагы елда 16 кеше туган һәм 17 кеше вафат булган. Хуҗалыкларның гомуми саны — 341. Искәрмәләр

Категория:Әгерҗе районы муниципаль берәмлекләре Категория:Татарстан авыл җирлекләре