(, ) — Әстерханда урнашкан техник югары уку йорты.
Тарихы «Әстерхан дәүләт техник университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе СССР тышкы һәм эчке сәүдә халык комиссариатының «Балык югары уку йортлары, техникумнар, балыкчылар һәм курслар турында» 1930 елның 9 Маендагы 695 номерлы боерыгы нигезендә оештырылган Әстерхан балык сәнәгате һәм хуҗалыгы техник институтының хокук варисы.
1930 елның 1 октябрендә Әстерхан балык сәнәгате һәм балык хуҗалыгы институты үз ишекләрен ача. Алдан студентлар аз ьыела, барлыгы 78 — балыкчы, колхозчылар балалары, якын-тирә авылларда яшәүчеләр. Беренче унъеллыкта укытучылар саны 70кә кадәр арта, ә ел саен студентлар җыелмасы 130-200 һәм аннан да күбрәк кеше тәшкил итә башлый. Институт Союз әһәмиятендәге югары уку йортына әверелә һәм Наркомпром карамагына күчә. Институт өчен 1935 ел истәлекле була, бу елны институтта инженер — технологлар, оештыручылар, икътисадчыларның беренче чыгарылышы була. Шул ук вакытта АСТРЫБВТУЗ-га СССР азык-төлек сәнәгате халык комиссары А.И. Микоян да килә. Ул институт эше белән таныша, укытучылар һәм студентлар белән аралаша. А. Микоян ярдәме белән институтка лабораторияләрне җиһазлауга акча бүлеп бирелә.
Институтның укыту-лаборатория базасында беренче булып ике химия лабораториясе, тәҗрибә — укыту җитештерү җайланмасы, ихтиология музее тора. АСТРЫБВТУЗның биш еллыгына кафедра 500 мең сумлык җиһазлар алган.
1931 ел — Дәүләт балык тоту идарәсе белән берлектә "Төньяк Каспиянең Балык индустриясе өчен" журналы нәшер ителә.
1933 ел — профессор К.А. Киселевич җитәкчелегендәге ихтиология кафедрасы ВНИХның Идел-Каспий бүлеге белән килешү нигезендә балык запасларын, йөреш юлларын һәм Төньяк Каспийдә авыл хуҗалыгы таратуны тикшерә.
1933 ел институтта беренче уйлап табу елы. Технология кафедрасында балык тоту өчен автоматик камера булдырылган.
1935 елда профессор А.С. Шибалов һәм ассистент К. В. Горбунов балык эчләреннән йомшаклагыч ясау ысулы белән авторлык таныклыгын алалар.
1938 ел — технология кафедрасында аспирантура ачыла.
1939 ел — институтта эшләнгән технология буенча азык-төлек балык онын җитештерү җайга салынган.
Икенче бөтендөнья сугышы елларында күп кенә студентлар һәм укытучылар фронтка китә. Сугыштан соң, кыенлыкларга карамастан, уку процессына төп игътибар бирелә. Шәһәрнең эре предприятиеләрендә, өлкә районнарында институтка әзерлек курслары оештырыла. Лаборатория базасы торгызыла һәм ныгыда.
1947 елда студентлар фәнни җәмгыяте оештырыла.
1955 елда ВУЗда беренче чит ил студентлары барлыкка килә.
1960 елда аспирантура өч кафедрада эшли: «суыту машиналары», «сәнәгый балыкчылык», «балык продуктлары технологиясе». Аспирантураны уку елларында ук фәнгә карата кызыксыну белдергән һәм укытучылар җитәкчелегендә фәнни эшләнмәләрне башкаруда катнашкан иң әзерлекле студентлар арасында сайлап алганнар.
1960-80 еллар — вузның актив үсеше вакыты. Яңа уку корпуслары һәм тулай тораклар, студентлар саны артуы, укытучылар составының күп булуы, укытуның сыйфатлы булуы аның дәлиле булып тора. Мәсәлән, балыкчылык кафедрасында Мильштейн В.В. җитәкчелегендә мәрсин балыгы үрчетүнең фәнни мәктәбе төзелә, анда Идел-Каспий бассейнының мәрсин балыгы үрчетү нигезләре эшләнә. Инде 1985 елга ук институт заман таләпләренә туры китереп тармак ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек югары уку йорты булып тора.
1980 нче елларның икенче яртысы СССРда югары белем бирүнең яңа реформасы башлана. Инженерларның һәм укытучыларның социаль яклануын киметү, алга таба интеллектуаль эшчәнлек төрләрендә эшләүчеләрне тулыландыру әлеге һөнәрләрнең һәм югары белемнең абруен киметүгә китерде. Институтка студентлары агыла башлый.
Россия Федерациясе югары белем бирү буенча дәүләт комитетының 1994 елның 3 июнендәге 547 номерлы «Әстерхан балык сәнәгате һәм хуҗалыгы техник институты исемен үзгәртү турында» боерыгы һәм РФ Дәүләт балыкчылыгы министрлыгының «Әстерхан һәм Калининград балык сәнәгате институтларының Дәүләт техник университетларына исемнәрен үзгәртү турында» 1994 елның 8 июлендәге 107 номерлы боерыгы белән Әстерхан дәүләт балык сәнәгате һәм хуҗалыгы техник институты Әстерхан дәүләт техник университеты дип үзгәртелә.Интеллектуальный фонд России
1995 елның гыйнварында вузның яңа уставы кабул ителә, аның яңа исеме — Әстерхан дәүләт техник университеты була. Шул ук елны Мәскәү өлкәсендә университетның Дмитров филиалы оештырыла. 1997 елның мартында институтның гыйльми советы университет символикасын: герб, флаг һәм АГТУ тамгасын раслый.
2005 елда АГТУ белем бирү процессы сыйфаты менеджменты системасының ISO 9001:2001 халыкара стандартлары таләпләренә туры килү-килмәве IQS uqnet халыкара сертификатларын ала.Об университете. История.
Галерея
Танылган шәхесләр Ректорлар Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре үлем датасы үлем урыны Ценципер Лейба Иоселевич 1908 Казан (Идел буе) федераль университеты биолог 1938 Mark Khaimovich Kishinyovsky 1917 Bender Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университетыPolitehnica University of Bucharest химиктикшеренүчеуниверситет профессоры 1993-10-02 Воронеж Мильштейн, Владимир Вольфович 1917-10-02 Мәскәү Калининград дәүләт техник университеты галим 1982 Иванов, Владимир Прокофьевич 1937-01-08 Beryozovskaya Волгоград дәүләт социаль-педагогик университет Kirill Nikonov 1938-09-04 Әстерхан Әстерхан дәүләт университеты дин белгечефәлсәфәчеуниверситет профессоры 2015-10-11 Мәскәү Алексевнина, Маргарита Степановна 1938-05-02 Югары Пышма Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты галим Vyacheslav Zaytsev 1948-10-02 Әстерхан Әстерхан дәүләт техника университеты биологгидробиологпрофессор Leonid Botsjkarjov 1949-04-29 Әстерхан Санкт-Петербург дәүләт университеты психологуниверситет профессоры Александр Невалённый 1959-04-27 галим
Тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны Родин, Василий Платонович 1911-07-15 Kondrashi 1966-05 Мәскәү Vladimir Biryukov 1933-11-19 Әстерхан сәясәтчедәүләт эшлеклесе 2021-01-06 Gennady Gorbunov 1946-01-01 Нариман районы икътисадчысәясәтчедәүләт эшлеклесе Федерация Советы 2021-10-17 Anatoly Guzhvin 1946-03-25 Актүбә сәясәтчедәүләт эшлеклесе 2004-08-17 Сочи 1971 Vyacheslav Zaytsev 1948-10-02 Әстерхан биологгидробиологпрофессор Әстерхан дәүләт техника университеты Юрий Чуйков 1950-03-30 Дәүләкән галим Бородаев, Валерий Васильевич 1951-10-17 1974 Безрукавников, Игорь Александрович 1952-12-07 Port Lüshun Aleksandr Klykanov 1953-02-05 Әстерхан сәясәтче Симеонова, Елена Ивановна 1959-06-20 Әстерхан өлкәсе сәясәтче Oleg Polumordvinov 1964-06-19 Әстерхан сәясәтче Pjotr Anatoljewitsch Guschwin 1973-08-05 Әстерхан сәясәтче Makame Mbarawa 1976 Pemba Island сәясәтчеминистр Tshwane University of Technology 2003 Grigory Melkonyants 1981-01-23 Әстерхан хокук яклаучысыҗәмәгать эшлеклесехокук белгече Golos Альберт Җәлилов 1983-06-30 Әстерхан опера җырчысы Azamat Musagaliev 1984-10-25 Камышак телеалыпбаручыактёралыпбаручыШаяннар һәм тапкырлар клубы уенчысыҗырчыкәмитчеюморист Mohammed Aider университет профессоры Laval University 1992-09-01 E N Ponomareva тикшеренүче Southern Scientific Center RAS 2000-09-01 2006-06-30 Maria Belaya тикшеренүче 2000-09-01 2005-07-15 Павел Гущин тикшеренүче И. М. Губкин исемендә Россия дәүләт нефть һәм газ университеты 2006-09 2010-06 Ekaterina A Sosnina тикшеренүче 2005-04-301999-09-01 2007-12-192005-08-01 Ivan V Smolyaninov тикшеренүче Россия фәннәр академиясе Francis Donkor тикшеренүче Kumasi Technical UniversityUniversity of Education, Winneba
Искәрмәләр
Сылтамалар
Университет сайты 3D фото главного корпуса АГТУ
Шулай ук карагыз
Россия югары уку йортлары исемлеге
Төркем:Россия университетлары Төркем:1930 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Әлифба буенча университетлар Төркем:Әстерхан Төркем:Техник югары уку йортлары