Математика ( гарәп. الرياضيات, юнан. μάθημα — белем, фән) — безне чолгап алган дөньяның санлы төзелеше турында фән, аны һәм шул өлкәдәге барлык процессларны белдергән термин. Аерым фән булып Борынгы Грециядә барлыкка килә.

Риязыят — саннар, структуралар, аравыклар һәм әверелдерүләрне өйрәнгән фән. Тәүге чорда математика исәп, исәпләү, үлчәү өчен, шулай ук дедуктив фикерләү һәм абстракциялар ярдәмендә физик объектларның шәкелләрен һәм хәрәкәтләрен өйрәнү өчен кулланылган.

Математика формаль аралашу теле тәкъдим итә, ул математика белеменең асылын уңышлы аңлату өчен файдалана. Шуңа күрә математика — табигать фәннәрен өйрәнү, проектлау һәм икътисад өчен мөһим һәм кирәкле чара булып тора.

Билгеләмә Математиканың төгәл генә билгеләмәсе юк, төрле танылган математиклар үзләренчә математиканың асылын аңлатучы билгеләмәләр бирергә тырышканнар. Бу билгеләмләр шәхес яшәгән чорга, шөгыльләнгән өлкәгә һәм шәхеснең күзаллавына карап бер-берсеннән шактый аерылар.

Этимологиясе «Математика» сүзе борынгы юнан μάθημα сүзеннән чыккан, бу «өйрәнү», «гыйлем» дигәнне аңлата, һәм μαθηματικός, башта «аңлап баручы», «өлгерүче», соңрак «өйрәнергә тиешле», тагы да бераз вакыттан «математикага караган». Мәсәлән, μαθηματικὴ τέχνη, латин телендә ars mathematica — «математика сәнгате». Хәзерге мәгънәдә бу истилах. μᾰθημᾰτικά (математика) сүзе Аристотель (безнең эрага кадәр IV гасыр) хезмәтләрендә үк очрый. Фасмер фикеренчә, рус теленә matematyka, яки mathematica аша килә.

Рус телендә «математика» ягъни «маѳематика» XVII гасырдан башлап, мәсәлән, Николай Спафарийның «Книга избранной вкратце о девяти мусах и о седмих свободных художествах» (1672 ел) китабында очрый.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Истилах

Төркем:Математика Төркем:Формаль фәннәр