Вакыйгалар 24 март — Беренче АКШ автомобиле сатыла («Уинтон»). 7 июль — АКШ конгрессы Һавай утраулары аннексиясе турында карар кабул итә.

Туулар

2 гыйнвар — Кузебай Герд, удмурт шагыйре. 8 гыйнвар — Гыймаз Баһаветдинев, дәүләт эшлеклесе. 10 гыйнвар — Мәҗит Илдар (Әбдүшев), театр артисты. 13 гыйнвар — Фәтхи Бурнаш, татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче. 2 март — Дәрҗия Аппакова, язучы һәм драматург. 2 апрель — Акилина Векшина, табибә һәм удмурт шагыйрәсе. 23 май — Сәет Булатов, театр эшлеклесе. 28 август — Николай Дмитриев, төрки телләр белгече, академик. 1 октябрь — Фәйзи Биккинин, ТАССРның атказанган артисты. 12 октябрь — Имай Насыйри, язучы һәм журналист. 29 октябрь — Яков Шкетан, мари язучысы, мари драматургиясенә нигез салучыларның берсе. 23 ноябрь — Газиз Айдарский, Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры. 29 ноябрь — Клайв Льюис, инглиз язучысы. 18 декабрь — Нәҗип Хәмитов, полковник (1940), корпус командиры. 26 декабрь — Шамил Усманов, язучы, Татарстан дәүләт эшлеклесе, журналист.

Вафатлар

20 март — Иван Шишкин, рәссам. 30 июль — Отто фон Бисмарк, алман дәүләт эшлеклесе.

Төркем:1898 ел Төркем:Еллар