Вакыйгалар 28 июль — Беренче дөнья сугышы башлана. 1 август — Алмания Россия империясенә сугыш игълан итә. 3 август — Алмания Франциягә сугыш игълан итә. 4 август — Бөекбритания Алманиягә сугыш игълан итә. 18 август — Николай II фәрманы буенча Санкт-Петербург шәһәренә Петроград исеме бирелә. 5 ноябрь — Бөекбритания Кипрны аннексияли.
Туулар
3 февраль — Әнвәр Ахунҗанов, тел белгече, филология фәннәре докторы. 19 февраль – Тайфур Кичүбаев, Татарстанның атказанган артисты (1914-1991). 28 февраль — Хөснул Вәлиуллин, композитор, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1914-1993). 26 март — Сөләйман Еникиев, физиолог, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. 29 март — Рәмзия Вәлитова, «Әлифба» авторы. 14 апрель — Әхмәтҗан Касыйми, Көнчыгыш Төркистан президенты (1946-1949). 9 август — Туве Янссон, фин язучысы. 4 сентябрь — Рәшидә Дәүләткилдиева, КазССР атказанган укытучысы. 9 сентябрь — Халидә Зәбирова, җырчы, Татарстанның атказанган артисты. 17 сентябрь — Салих Япиев, ТАССР эчке эшләр министры. 6 октябрь — Тур Хейердал, Норвегия сәяхәтчесе. 15 октябрь — Мөхәммәт Заһир Шаһ, Әфганстан короле. 17 ноябрь — Әкрам Даутов, Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар композиторы һәм шагыйре. 26 ноябрь – Хәбра Рахман, шагыйрь, язучы.
Вафатлар
12 март — Джордж Вестингауз (George Westinghouse), Америкадагы тимер юлы тормозын уйлап чыгаручы. 24 сентябрь — Исмәгыйль Гаспринский, кырымтатар мәгърифәтчесе, нәшир, сәясәтче.
Төркем:1914 ел Төркем:Еллар