Иске татар телеКадирова Э. Х. «Иске татар теле» курсыннан текстлар: практикум. — Казан, 2016. — 61 б. (Идел буе төрки телеТатар энциклопедисе. Идел буе төрки теле.; иске имлә: ايسكى تاتار تلى) — кайбер этник кардәш халыкларның — татар, башкорт, өлешчә казакъ һәм нугайларның гомуми язма әдәби теле булган. Бүгенге татар һәм кырымтатар телләре Алтын Урда чорында формалашкан иске татар теле нигезендә килеп чыкканнар.
Тарих Иске татар теле Идел буе Болгар дәүләтендә һәм Алтын Урдада кулланылган борынгы төрки әдәби теленең җирле төре нигезендә барлыкка килә.
XI-XIV гасырлардагы әдәби тел иске татар әдәби теле формалашуының башлангыч чоры итеп карала. Ул матур әдәбиятта (Кол Гали, XIII гасыр) халык аваз иҗатында, дини әдәбиятта вә кабер ташлары язмаларында киң чагылыш таба.
Иске татар әдәби теле Казан һәм Әстерхан ханлыгы чорында формалашып бетә һәм 15 йөздән 19 йөзнең уртасына кадәр Татар халкының төрле иҗтимагый өлкәләрендә кулланыла. Бу телдә Мөхәммәдяр поэмалары, (16 йөз), Мәүла Колый хикмәтләре (17 йөз), Кадыйргәли бәкнең тарихи әсәрләре (17 йөз башы), "Дәфтәре Чыңгызнамә" (17 йөз) һәм башка әсәрләр языла. Ул чордан калган матур әдәбият әсәрләрендә, фәнни әдәбиятта, иҗтимагый-публицистик язмаларда, рәсми эш кәгазьләрендә һәм башка жанрдагы язмаларда болгар-кыпчак сөйләшенә һәм уйгыр-угыз телләренә хас үзенчәлекләр саклана. Бу – төрки язма традицияләренең дәвам итүе һәм Идел буенда, ш.и. Идел буе Болгар дәүләтендә төрле этник кардәш халыкларның аралашуы һәм кушылып китүе белән дә аңлатыла.
Иске татар әдәби теле Латыйф Җәләй, Мирфатыйх Зәкиев, Вахит Хаков, Фазыл Фасиев, Фәһимә Хисамова һәм башка гәлимнәр тарафыннан өйрәнелә.
Сүзлекләре
«Лəһҗəи-татари» Каюм Насыйри 1895 ел Иске татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге булып тораБатыршина Г. Г. и др. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕ. — 2016.
Моны да кара Чагатай теле
Искәрмәләр
Әдәбият
Хәсәнов З. Ф. КОЛ ГАЛИНЕҢ «КЫЙССАИ ЙОСЫФ» ПОЭМАСЫНЫҢ ТЕЛЕ ҺӘМ «ВАТАНЫ» //Редакционная коллегия. — 2015. — С. 232. Бәширова И. Б., Нуриева Ф. Ш., Кадирова Э. Х. ИСТОРИЯ ТАТАРСКОГО ЛИТЕРАТУРНОГО ЯЗЫКА (XIII-начало XX века). — 2015. Бәширова И. Б., Баширова И. Б. Иске татар теле: Г. Тукайның башлангыч чор иҗаты //ББК 83.3 (2Рос= Тат) я43 Г 12. — 2016. — С. 74. Батыршина Г. Г. и др. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ БЕРЕНЧЕ АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕ. — 2016.
Төркем:Татар теле Төркем:Төрки телләр