Раил Әсәдуллин, Раил Мирвәй улы Әсәдуллин (1953 елның 25 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Чишмә районы, Чишмә) — галим-педагог, педагогика фәннәре докторы (2000), профессор (2001). 2005—2018 елларда Башкорт дәүләт педагогика университеты ректоры. БР атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1995).
Тәрҗемәи хәле 1953 елның 25 апрелендә Башкортстан АССР Чишмә районы Чишмә шәһәр тибындагы бистәсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Чишмә районы Келәш авылы сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1983—1986 елларда хәрби хезмәттә булган. «Химия һәм биология укытучысы» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт педагогика институтын тәмамлаган (1978). «Педагогик эшчәнлек субъекты буларак укытучы шәхесен формалаштыру» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (2000).
Хезмәт юлы 1978—1983 елларда — Башкорт дәүләт педагогика институтының ВЛКСМ комитеты секретаре.
1983—1986 елларда — аспирантура (соңрак докторантура).
1987—1997 елларда — Башкорт дәүләт педагогика институтының педагогика кафедрасы мөдире.
1997—2001 елларда — Башкорт дәүләт педагогика институтының (2000 елдан университет) укыту-тәрбия эше буенча проректоры.
2001—2005 елларда — Башкорт дәүләт педагогика университетының укыту эше буенча проректоры.
2005—2018 елларда — Башкорт дәүләт педагогика университеты ректоры, профессор. «Педагогический журнал Башкортостана» журналының баш мөхәррире. 2015 елда Башкортстан югары уку йортлары ректорлары шурасы рәисе итеп билгеләнгән. 80 нән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 5 монография авторы.
2018 елда Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе итеп сайлануы сәбәпле, БДПУ ректоры вазифасыннан китәУфада БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин вазифасыннан китте. Азатлык радиосы, 28.09.2018.
Иҗтимагый эшчәнлеге Бердәм Россия фиркасе әгъзасы. Уфадагы «Бердәмлек» татар җәмәгатьчелеге оешмасы җитәкчесе. IV-VI чакырылыш Депутаты ГС – К РБ 4 созыва Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитет рәисе Асадуллин Раиль Мирваевич. Официальный информационный портал Государственного Собрания – Курултая РБ.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1981 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале 1986 — РСФСР халык мәгарифе отличнигы 1991 — ССРБ мәгариф отличнигы 1995 — БР атказанган халык мәгарифе хезмәткәре 2003 — РФ атказанган югары мәктәп хезмәткәре 2008 — Салават Юлаев ордены 2012 — Мифтахетдин Акмулла премиясе – «Акмулла иҗатын пропагандалаган өчен» 2014 — 2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале 2017 — Халыклар дуслыгы ордены (БР) Халыкара педагогика мәгарифе академиясе академигы 2023 ― «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденыАзат Ғиззәтуллин. Радий Хәбиров Башҡортостан парламенты депутаттары Раил Әсәҙуллинға һәм Юнир Ҡотлоғужинға дәүләт наградаларын тапшырҙы. Башинформ, 25.04.2023 Гаиләсе Өйләнгән, өч улы бар. Искәрмәләр
Сылтамалар
Асадуллин Раиль Мирваевич. Большая русская биографическая энциклопедия Асадуллин Раиль Мирваевич. Официальный информационный портал Государственного Собрания – Курултая РБ Раиль Асадуллин. ВКонтакте Раиль Асадуллин. facebook.com
Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:Педагогика фәннәре докторлары Төркем:Россия педагоглары Төркем:Профессорлар Төркем:Ректорлар Төркем:Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:РСФСР халык мәгарифе отличниклары Төркем:РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре Төркем:Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары Төркем:Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары Төркем:«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалерлары