Эльмира Рәмил кызы Кәлимуллина (Elmira Rämil qızı Kälimullina; 1988 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама) — татар җырчысы, Беренче каналда «Голос» («Тавыш») тапшыруында икенче урын иясе. Татарстан Республикасының атказанган (2012) һәм халык (2024) артисты.
Тәрҗемәи хәле 1988 елның 25 гыйнварында Түбән Камада туган. Академик вокал классы буенча Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2012) һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.
«Голос» тапшыруында Эльмира Пелагея төркемендә катнашты. Эльмира Кәлимуллина үзенең чыгышында Беренче каналында татар телендә «Каз канаты» һәм «Син сазыңны уйнадың» җырларын башкарды. Финалга ике татар кызы — Эльмира Кәлимуллина һәм Динә Гарипова чыктылар. Бөтен Россия буенча тавыш бирүдә Динә Гарипованы 927282 кеше яклады (54,1%), Эльмира Кәлимуллинага 463697 (27,1%) тавыш бирде, бөтен җибәргән СМС-бәясе җыелган акчалар (50 млн. сум артык) авыру балаларга тапшырылган.
Эльмира Кәлимуллина — Җәйге Казан Универсиаданың-2013 илчесе булып тора. Хәзер Казанда яши.
Эльмира Кәлимуллина татар Рок-операсында «Алтын Казан» катнашты («Алтын Казан» рок-операсы), рок төркеме Alqanat белән җырлады ("Бушлык патшалары"), «Яңа Гасыр» телеканалы тапшыруында катнашты, татарча, урысча, инглизча («Тавыш» финалында португальча да) җырлый.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ― Татарстан Республикасының Атказанган артисты ― Татарстан Җөмһүрияте президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, «Голос» тапшыруында җиңгәннән соңДина Гарипова и Эльмира Калимуллина стали заслуженными артистками Татарстана 2024 ― Татарстан Республикасының Халык артисты Эльмира Калимуллина стала народной артисткой РТ: «Разговоры были давно, все никак не доходили руки». Бизнес-Онлайн, 13.04.2024 2025 ― XIII «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреатыМилена Новикова. Эльмира Кәлимуллина: «Улым белән һәрвакыт татарча гына сөйләшәм, ирем – рус телендә». Интертат, 4.01.2026 Шәхси тормышы Кияүдә. Ире Евгений Ксенофонтов, биюче, шоу-балет төркеме җитәкчесе. Уллары МурадФирүзә Гыйниятова. Эльмира Кәлимуллина: «Миңа калса, тамашачыга төрлелек җитми...» Интертат, 29.11.2024. Искәрмәләр
Сылтамалар Эльмира Кәлимуллина ТВ-рәсми сәхифәсе Эльмира Кәлимуллина рәсми сәхифәсе
Шулай ук карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар