Криштиа́ну Рона́лду душ Са́нтуш Аве́йру (tat.lat.Kriştianu Ronaldu, ; 5 февраль 1985, Фуншал) — Португалия футболчысы, клубы уенчысы, Португалия футбол җыелмасының һөҗүмчесе һәм капитаны. Дөньяның иң кыйммәттле футболчысы, "Реал" "Манчестер-Юнайтед"ка Роналду күчүе өчен 83 миллион артык фунт стерлинг түләде.

Криштиану Роналду — Инглиз Премьер Лигасының чемпионы (2006/07, 2007/08, 2008/09), Чемпион Лигасының җиңүчесе (2008), "Алтын бутса" иясе (2008, 2011), "Алтын туп" иясе (2008), иң яхшы Европа уенчысы (2008), Португалия милли җыелмасы тәркбендә Европа чемпионы (2016).

Криштиану Роналду – гаиләнең дүртенче баласы. Әтисе улына АКШ президенты Рональд Рейган истәлегенә Роналду исемен бирде. (Роналду Португалиядә шактый сирәк исем).

Криштиану Роналду үз спорт карьерасы Спортинг яшьлек клубында башлый. 2003 елда Спортинг Манчестер-Юнайтедны җиңә, һәм МЮ баш тренеры Алекс Фергюсон сәләтле уенчыны Манчестер-Юнайтедка чакыра. Криштиану Роналду үзенең иң зур казанышларын шушы Инглиз клубында ирешә. Роналду үзе Алекс Фергюсонны – "минем баш укытучым" дип әйтә. 2009 елда Реал клубына күчә. Ул профессиональ карьерасын Португалияның "Спортинг" клубында башлаган. Спорт секциясенә кергәч, 2003 елда ул Англиянең Манчестер Юнайтед командасына күчте.Players — Most assists. УЕФА — рәсми сайт HE IS THE BEST FOOTBALLER IN THE WORLD MESSI IS TRASH.

Шәхси тормыш

2010-2015 елларда Криштиану Роналду Чиләбе өлкәсендә туган татар кызы, фотомодель Ирина Шәйхелисламова («Ирина Шейк») белән якын романтик мөнәсәсәбәтләрдә торган.http://www.championat.com/football/news-2041174-ronaldu-otnoshenija-s-shejk-podoshli-k-koncu-zhelaju-irine-bolshogo-schastja.html Клублар

Искәрмәләр

Сылтамалар Рәсми сәхифәсе Криштиану Роналду Реал сәхифәсендә

Төркем:Португалия футболчылары Төркем:Португалия спортчылары Төркем:«Алтын туп» ияләре Төркем:5 февраль көнне туганнар Төркем:1985 елда туганнар