Ромоданово () — Мордовиядә урнашкан шәһәр тибындагы бистә, Ромоданово районының административ үзәге.

Халык саны — 9 410 кеше (2010).

Исем чыганагы Ромоданово Ромодановскийлар кенәзләре (17 гасырда авыл биләүчеләре) фамилиясе буенча аталган.

География Ромоданово Инсар елгасы өстендә, Сарансктан 30 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша. Горький тимер юлының Красный Узел станциясе; Станция аша Куйбышев һәм Горький тимер юлларның чиге уза.

Тарих Ромоданово авылы беренче тапкыр 1622 елда телгә алына. 17 гасырда авылның берничә исем бар булган: Кош-Помра, Никольское (чиркәү исеме буенча) һәм Ромоданово (авыл биләүчеләр фамилиясе буенча).

1893 елда Ромоданово аша Мәскәү-Казан тимер юлы төзелә, Ромодановода станция төзелә. 1903 елдан Ромоданово (соңрак Тимирязево, Красный Узел) — узел станциясе.

1928 елдан — Ромоданово районының административ үзәге.

1958 елдан — шәһәр тибындагы бистә.

Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 2010 7 045 10 432 9 292 10 083 9 871 9 410

Милли состав: руслар — 85,9%, мордва — 9,0%, татарлар — 3,7%.

Икътисад «Ромодановосахар» ААҖ, «Элеком» агросәнәгый берләшмәсе, спиртзавод.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар «Мордовия» энциклопедиясе http://www.romodanovo-rm.ru/

Төркем:Мордовия район үзәкләре