Яулытора, Ялутор () — Төмән өлкәсендәге кече шәһәр, Яулытора районының административ үзәге.

Халык саны — 36 949 кеше (2010).

География Ялутор Тубыл елгасы өстендә, Төмәннән 78 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Екатеринбург — Омск тимер юлында станция.

Сәгать поясы

Тарих Ялутор бистәсе 1659 елда Яулы-Тура татар шәһәрлеге урынында нигезләнә. 1719 елдан — Себер губернасы Тубыл провинциясенең Ялутор дистрикты үзәге.

1782 елда шәһәр статусын ала һәм Тубыл губернасының Ялутор өязе үзәге була.

XIX гасырда шәһәрдә сөргенгә сөрелгән декабристлар яшәгәннәр.

1912 елда Яулыторага беренче пуез килә.

1919 елдан — Төмән губернасы составында, 1923 елдан — Яулытора районы үзәге.

1934 елның гыйнвар-декабрендә Об-Иртыш өлкәсе составында, 1934—1944 елларда — Омск өлкәсе составында, 1944 елдан — Төмән өлкәсе составында.

Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=735 1913http://www.mojgorod.ru/tjumensk_obl/jalutorovsk/ 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 2 805~3 300 3 330 ~6 100 ~5 700 ~6 200 ~13 600 20 188 25 426 32 914 36 841 36 088 36 949

Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 88,6%88,7% татарлар 6,6%6,5% украиннар 1,1%1,0%

Икътисад «Ялуторовскмолоко» сөт-консервлар комбинаты, ит комбинаты, тегү фабрикасы. Тимер-бетон әйберләр, такта яру һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау заводы.

Югары уку йортлары Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы.

Татар матбугаты 1931—1935 елларда шәһәрдә татар телле «Kymək xuçalьq» («Күмәк хуҗалык») гәҗите нәшер ителгән. Тышкы сылтамалар «Минем шәһәр» энциклопедиясендә Яулытора шәһәре

Искәрмәләр

Төркем:Төмән өлкәсе шәһәрләре Төркем:Төмән өлкәсе район үзәкләре