Караидел (, ) – Россиянең Европа өлешендә елга, Агыйделнең уң кушылдыгы. Чиләбе өлкәсе, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан аша ага.
Характеристика Елганың озынлыгы 918 км, бассейн мәйданы – 53 100 км². Күбесенчә кар белән туендырыла. Октябрь ахырында – декабрь башында туңа, апрель-майда ачыла.http://bse.sci-lib.com/article114860.html Үрге агымында – таулы елга, бусагалар бар. Урта һәм түбән агымында борылмалы.
Су реестры мәгълүматлары 200px|thumb|left Россия дәүләт су реестры мәгълүмәте буенча елга Чулман су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы – башыннан тамагына кадәр Караидел елгасы. – Агыйдел елгасы, елга бассейны – Чулман бассейныhttp://textual.ru/gvr/index.php?card=182592&bo=0&rb=0&subb=0&hep=0&wot=0&name=%F3%F4%E0&loc=.
Су ресурсларының федераль агентлыгы тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе территориясын су хуҗалыгы буенча районлау геоинформация системасы мәгълүмәтләре буенча: Дәүләт су реестрында су объектының коды – 10010200812111100020106 Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды – 111102010 Бассейн коды – 10.01.02.008 ГӨ буенча томы – 11 ГӨ буенча чыгарылыш – 1
Кушылдыклар
Әй, Сырга, Йөрүзән, Төй, Симка, Шароварка, Богалыш, Бисәрт, Сарана, Әртә, Шугуровка.
Торак пунктлары 180px|thumb|right Чиләбе өлкәсе Нязепетровск Свердловск өлкәсе Кызылъяр Башкортстан Уфа
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан елгалары Төркем:Чиләбе өлкәсе елгалары Төркем:Свердловск өлкәсе елгалары