Гайа́на (ингл. Guyana) – Көньяк Американың төньяк-көнчыгышын ярында урнашкан дәүләт. Төньяктан Атлантик океан сулары белән юыла, көнбатышта Венесуэла белән, көньякта Бразилия белән, көнчыгышта Суринам белән чиктәш.

Сәяси корылыш Республика. Дәүләт башлыгы – президент. Парламент сайлауларында җиңеп чыккан партиянең лидеры президент була, президент сроклары саны чикләнмәгән. 1999 елдан башлап президент – Бхарат Джагдео.

Парламент – бер палаталы Дәүләт Мәҗлесе, биш елга сайланып куелучы 65 депутаттан тора.

Халык Халык саны – 770 мең (2009 елның июль ае бәяләмәсе).

Халыкның 90 %ка якыны диңгез буе районнарында яши.

Еллык халык артуы – 0,2 %.

Туулар – 1000 кешегә 17,6.

Үлүләр – 1000 кешегә 8,3.

Эмиграция – 1000 кешегә 7,4.

Уртача гомер озынлыгы – 66,7 ел.

43,5 % – һиндстанлылар, 30,2 % – негрлар, 16,7 % – катнаш раса (метислар һәм мулатлар), 9,1 % – индеецлар, 0,4 % – башкалар (2002 елгы халык саны исәбе буенча).

Телләр: инглиз теле, индеец телләре, креол теле, кариб хиндустаниы (хинди диалекты), урду.

Диннәр 2012 елда халыкның 63 % ы христианнар, 25 % ы Һинд дине тарафдарлары, 7 % ы мөселманнар булган. Гайанада Һинд дине Гайанада ислам

Икътисад Табигый ресурслар: бокситлар, алтын, алмазлар, агач, креветкалар, балык.

ТМП буенча Гайана Кариб диңгезе бассейны илләре арасында соңгы урында тора.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Көньяк Америка дәүләтләре Төркем:Социалистик дәүләтләр Төркем:Җөмһүриятләр Төркем:Гайана Төркем:Һинд дине