Атлама́ күле́ - Көнбатыш Кама аръягындагы күл. Элеккеге елга юлында сакланып калган. Кече Чирмешән елгасының уңъяк тугаенда, Әлки районының Түбән Әлморза авылыннан 2,2 км төньяк-көнчыгыштарак.
Су өслегенең мәйданы 0,88 га. Озынлыгы 430 м, иң зур киңлеге 45 м.
Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.
Чыганаклар Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
Төркем:Татарстан күлләре