Ындыр — бөртеклеләрне саклау, киптерү, эшкәртү өчен крестьян хуҗалыкларында коймаланган җир. Ындырларда агачтан эшләнгән әвеннәр тора. Алар салам киптерү, иген тарттыру өчен кулланыла. Шулай ук, иген тарттыру өчен аерым корылмалар да корыла ала.
Зур ындырларда каравылчы, саклаучы булып — ындырчылар тора ала.
Сергач татарларында ындыр дип утарларны йөриләрЯндекс-сүзлек.
Балкарларда ындыр дип ишегалдында торучы үгезләр ярдәмендә иген тарттыру корылмасын әйтәләрЯндекс-сүзлек.
Искәрмәләр
Атамаларда Югары Ындырчы Рус Ындырчысы
Сылтамалар Статья «Гумно» в Большой советской энциклопедии Статья «Гуменник» в словаре Даля О гумнах на Новгородчине.
Төркем:Авыл хуҗалыгы корылмалары