Татар Шуриновкасы () — Пенза өлкәсенең Вадинск районына керүче татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9 Вадинск авылы советына керә. Аннан 8 км ераклыкта урнашкан.

Тарихы

1646 елдан Шуриновка дигән татар авылы дип исәпкә алына. Шундый ук исемле елга ярында урнашкан. Йомышлы татар кенәзе Сөнәй Кутушев (Кугушев) биләмәсе була. Кенәз үлгәннән соң 1672 елда утар касыймлы Мостай морза Моксутовка күчә. Ләкин тиздән, җирле татар морзаларының чукындырудан баш тартканы өчен, биләмә Бөек патшага язып куела. Шул вакыттан башлап биредә халыкның күпчелеген Керенск өязенең йомышлы рус кешеләре тәшкил итә башлый.

Татар Шуриновкасын XIX гасырда (1864 еллардаОнлайн - энциклопедия Tatarica.) Шуриновкадан татарлар 1 чакырм ераграк күчеп нигезләгән. 1911 елда янә бергә исәпләнәләр. 1926 елдан аерым авыл дип исәпләнә. Рус Шуриновкасы авылы бүгенге көндә ташландык авыл.

Халкы

Авылда 2004 елда 7 йортта 16 кеше яшәгән.

2002 елда авылда 14 кеше яшәгән, 100 % татарлар була.

Искәрмәләр

Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары

Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары Төркем:Вадинск районы торак пунтлары