300px|мини|уңда|Кырымда милли состав Кырым Автономияле Республикасы яки Кырым Мохтари Җөмһүрияте (, , ), КАҖ (, ) — Кырым ярымутравының күпчелек өлешен биләп торган автономияле республика, Украина составына керә.
Территориясе составына Акъяр шәһәр шурасына буйсынган ярымутрауның көньяк-көнчыгышы кермәгән..
2014 елда Кырым кризисы нәтиҗәсендә 11 мартта Кырым парламенты Украинадан бәйсезлек игълан итә. 16 мартта Кырымда узган Кырым статусы турында референдум нигезендә 18 мартта Россия Федерациясе составына Кырым Җөмһүриятен кабул итү турында килешү имзалана.
Җәгърафи мәгълүмат
Кырым ярымутравы географик яктан Украина көньягында урнашкан ярымутрау.
Кара һәм Азак диңгезләре тарафыннан юыла. Ярымутрау көньягында Кырым таулары урын били. Иң зур ноктасы — 1545 м биеклеге булган Роман-Кош тавы.
Материк белән Перекоп күчеше аша төньяктан тоташкан. Ярымутрау көньягында Керич, көнбатышында Тарханкут ярымутраулары урнашкан.
Кырымда 257 елга ага. Иң озыннары — Салгир, Альма, Билбәк. Шулай ук ярымутрауда 50 дән артык тозлы күл бар.
Тарихы 200px|thumb|right|Кырымда юнан колонияләре Б.э.к. 4-5 гасырларда бу территорияләрдә скифлар яшәгән. Б.э.к. 5 гасырда биредә грек дәүләтләре оеша башлый. VI гасырдан алып — 1223 елга кадәр территория Византия составында була. 7-9 гасырларда Кырым Хәзәр каһанлыгы йогынтысы астында була. 1223—1441 елларда әлеге территорияләр Алтын Урда тарафыннан идарә ителә. 1783 елга кадәр Кырым белән Кырым ханнары идарә итә. 1783—1991 елларда Россия һәм соңрак СССР территориясе өлеше була. 1853—1856 — Кырым сугышы 1921 елның 18 октябрендә Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы оеша. 1941-44 елларда Фашистик Алмания тарафыннан басып алына. 1944 елның 18 маенда кырым татарлары, 26 июнендә греклар, болгарлар, әрмәннәр ярымутраудан депортацияләнә.
1945 елда Кырым Автономиясе бетерелеп Кырым өлкәсе оеша. 1954 елда Хрущев Кырымны РСФСР составыннан Украина ССРсы составына тапшыра. 1991 елның 12 февралендә Кырым АССРсы оештырыла. 1992 елның 5 маенда Кырым суверен дәүләт статусын ала. 1995 елның 17 мартынды мөстәкыйллеге алына. 1998 елның 21 октябрендә Кырым Республикасы Конституциясе кабул ителә. 2014 елның 1 мартында Россия Федерация Шурасы чираттан тыш утырышында Украинага Россия Хәрби көчләрен кертү турындагы карарны кабул итә. Кайбер чыганак буенча Кырымга рус гаскәрләре кертелгәннәрhttp://www.azatliq.org/contentlive/liveblog/25277848.html, ләкин әлегә бу мәгълүмат рәсми чыганакта дәлилләнмәгән.
2014 елның 6 мартында Кырым Югары Шурасы Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына субъект буларак керү турында карар кабул иткән.Кырым парламенты Россиягә кушылу турында карар кабул итте
11 мартта Кырым хөкүмәте Автономия статусын Җөмһүрият статусына үзгәртәКрым из автономии стал республикой — статус региона сегодня изменят на всех сайтах местных органов власти .
Халкы Кырым халык саны 1969,8 мең кешене тәшкил итә (2008 ел). Иң зур шәһәрләр — Акъяр, Акмәсҗит, Керич.
2001 ел Халык санын алу нәтиҗәләренә күрә халыкның 58,3 % — руслар, 24,3 % — украиннар, 12,1 % — кырым татарлары, 1,4 % — беларуслар, 0,5 % — татарлар тәшкил итә.
Диннәр 200px|thumb|right|Хан мәчете, Бакчасарай каласы. Кырым Республикасында 50 диндәге һәм дини юнәлешләрдәге 1362 дини оешма теркәлгән. 1330дан артык дини җәмгыять оешмасы, 9 дини уку йорты эшләп килә. 690 бина дини оешмалар карамагында яки милке булып тора.
1991 елдан башлап республикада 166 дини бина корылган, шул исәптән 80 мәчет тә.
Кырымның традицион диннәре булып украиннарның, әрмәннәрнең, грекларның, болгарның һәм русларның күпчелеге тоткан православие, кырым татарларының, татарларның, төрекләрнең күпчелеге тоткан сөнни-ислам дине, яһүд дине, караимчылык, католикчылык, әрмән апостол христианлыгы тора.
Иң зур шәһәрләре 200px|thumb|right|Ялта порты 200px|thumb|right|Чуфут-кала. Кенасса. Акъяр — 436,5 мең кеше (2009), Акмәсҗит — 359,5 мең кеше (2010), Керич — 151,3 мең кеше (2006), Ялта — 136,1 мең кеше (2010), Кизләү — 119,6 мең кеше (2008), Кефе — 75,4 мең кеше (2009), Алушта — 40,3 мең кеше (2009), Җанкөй — 37,2 мең кеше (2009), Яңы Капу — 30,7 мең кеше (2006), Бакчасарай — 26,4 мең кеше (2006), Сак — 26,4 мең кеше (2006), Әрмәни базар — 24,3 мең кеше (2008), Карасубазар — 18,4 мең (2006), Судак — 14,8 мең кеше (2006), Инкерман — 11,8 мең кеше (2009), Акмәчет — 11,0 (2006) Щелкино — 11,4 мең кеше (2006), Иске Кырым — 10,7 мең кеше (2005).
Телләре 2001 елгы бөтен Украина җанисәбе буенча 11,4 % халыкның туган теле булып кырымтатар теле, 10,1 % халыкның украин теле, 77 % халыкның туган теле булып рус теле саналганРезультаты всеукраинской переписи населения (2001) — Языковой состав населения Автономной Республики Крым.
Кырым АҖендә дәүләт һәм рәсми телләр дигән төшенчәләр юк. Де-факто рәсми телләр буларак күбрәк украин һәм рус телләре кулланышта йөри. Кырым Конституциясенең 10нчы маддәсе буенча, «Кырым Автономияле Республикасы җирендә украин теле белән бергә рус, кырымтатар һәм башка милли телләрнең дә үсеше тәэмин ителергә тиеш».
Кырым мәдәнияты Кырымда кайчандыр яшәгән һәрбер халык аның мәдәниятында үз йөзен калдырган. Милли архитектурада «кырым юнәлеше» үскән. Кырымда, аеруча, башка территорияләрдә тыелган архитектура таралыш тапкан.
Монда борынгы грек, итальян, төрек, татар, әрмән архитектура корылмаларын күреп була. Кырым Россия составына кергәч, шулай ук, рус стиле дә тарала.
Истәлекле урыннары thumb|Карлыгач оясы
Тимерче-җәйләү тавы буендагы Фуна ныгытмасы. Алушта шәһәрендә Алустон ныгытмасы.; Аю-таудагы урта гасыр кирмән калдыклары; Генуэз диварлары җимерекләре (Гурзуф); Ай-тодордагы Харакас рим ныгытмасы җимерекләре. Таврик Херсонес шәһәре калдыклары (Акъяр); XV гасырдан калган Чембало ныгытмасы манаралары (Балаклава); Каламит ныгытмасы (Акъяр буенда); Мәгарә калалары: 13-15 гасыр: Мангуп, Сөйрән ныгытмасы, Иске-Кирмән; Челтер, Шулдан, Челтер-Коба (Бакчасарай янында); Кыз-Кирмән, Тепе-Кирмән, Чуфут-Кала; Бакла; Качи-Кальон монастыре(Бакчасарай яны); 16-18 гасырлар: Бакчасарайдагы Хан сарае. Судак янындагы 15 манарасы һәм диварлары сакланып калган Генуэз ныгытмасы; Асандра, Кутлак, Чобан-Кале ныгытмалары; Кефедәге Генуэз ныгытмасы; Иске Кырымдагы чиркәү-монастырьлар. Үзбәк хан мәчете (1314 елгы) һәм 14 гасыр мәдрәсәсе, Иске Кырымдагы Коршын-Җәми мәчете (10-12 гасырлар) Караим кенасслары (Кизләү).
Фән Кырымда Украинаның эре фәнни океанографик (Акъяр, Керич), эколого-биологик (Кара-тау вулканнар массивы), тарихии-археологик, курортологик, аграр, хәрби, авиацион, медицина, шәрабчелек үзәкләр урнашкан.
Университетлар — Таврий милли университеты, С. И. Георгиевский ис. Кырым дәүләт медицина университеты, аграр, Акъяр милли техника университеты. Кырымның көньягында Украинадагы иң зур Кырым астрофизик обсерваториясе һәм аның филиалы булган Симеиз обсерваториясе урнашкан.
Икътисады Төп юнәлешләре — сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм туризм. Кырымда 530лап эре һәм урта предприятия оешмалары урнашкан.
2014 елга Кырым ярымутравы Россиянең Краснодар төбәге белән тоташачак күпер төзелгән.
Авыл хуҗалыгының төп тармаклары: бакчачылык, йөземчелек, игенчелек һәм чәчәкләр үстерү.
Республиканың чыгым бюдҗеты — 2 млрд 460,1 млн грн, ә керем бюдҗеты — 2 млрд 491,1 млн грнkafanews.com Крымский парламент утвердил бюджет АРК на 2009 год.
Икътисадының территориаль структурасы Икътисади микрорайонСоставыСәнәгать специализациясеАвыл хуҗалыгы специализациясе Төньяк-көнбатыш Красноперекопск районы Акшәех районы Җурчы районыӘрмәни базар шәһәр шурасы Красноперекопск шәһәр шурасыхимия азык-төлек игенчелек бакчачылык йөземчелек ит-сөт терлекчелеге Көнбатыш Сак районы Акмәчет районыКизләү шәһәр шурасы Сак шәһәр шурасыхимия җиңел азык-төлек төзү материаллары ясау игенчелекбакчачылыкйөземчелек ит-сөт терлекчелегекошчылык рекреацион хуҗалык Төньяк Җанкөй районы Ислам-Төрек районы Курман районы Сәетләр районы Эчке районыҖанкөй шәһәр шурасымашина төзү азык-төлек җиңел төзү индустриясе игенчелек бакчачылык йөземчелек ит-сөт терлекчелеге Үзәк Бакчасарай районы Карасубазар районы Акмәсҗит районы Акмәсҗит шәһәр шурасымашина төзү азык-төлек җиңел төзү индустриясе игенчелек бакчачылык йөземчелек терлекчелек Көньяк-көнбатыш Акъяр шәһәр шурасымашина төзү азыкрекреацион хуҗалык игенчелек бакчачылык йөземчелек Көньяк яр буе Алушта шәһәр шурасы Ялта шәһәр шурасы азык-төлек җиңел рекреацион хуҗалык йөземчелек Көньяк-көнчыгыш Судак шәһәр шурасы Кефе шәһәр шурасыазык-төлек җиңел бакчачылык йөземчелек рекреацион хуҗалык тәмәкечелек Көнчыгыш Җиде кое районы Керич шәһәр шурасытаулы-металлургиямашина төзүазык-төлекигенчелек ит-сөт терлекчелеге
Туризм Кырымда икътисадның төп тармакларының берсе булып туризм тора. Биредә туризм 19 йөзнең икенче яртысында үсә башлый. Юллар, аеруча тимер юллар, төзелеше үсеш тапкач бирегә Россия Империясеннән бик күп туристлар ял итәргә килә башлый. Биредә бик күп ял сарайлары, җәйге бакчалар, йортлар корыла башлый. Аеруча зур үсешкә Кырым Ленин декретларыннан соң ирешә. Кырым Бөтенсоюз сәламәтләндерү үзәгенә әйләнә. Ә инде 1991 елдан соң туризм башка юнәлеш ала: туристлар санаторийларга караганда өстенлекне комда, диңгез ярында ял итүгә, актив ялга бирә башлый.
Кырымда бик күп ял йортлары, санаторийлар, лагерлар (мәсәлән, Артек) урнашкан. Иң популяр ял урыннары — Ялта һәм Алушта, Судак, Акъяр , Кизләү. Акъяр, төрле сугышлар күргән кала буларак, иң популяр урын булып санала.
Сәяси системасы
Кырым АРның хәкимият органнары булып, элегерәк «Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары Радасы» дип аталган, Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары вәкиллекле органы«Крымский русский», Lenta.ru сайты мәкаләсе. һәм хөкүмәт — Кырым Автономияле Җөмһүриятенең министрлар тора. Җөмһүрияттә президент посты юк. Премьер-министр Кырым Автономияле Җөмһүриятенең Югары һәм Украина президенты тарафыннан билгеләнеп куела.
Кырым Автономияле Җөмһүрияте Конституциясе 1998 елның 21 октябрендә кабул ителеп, 1999 елның 11 гыйнварында көчкә керә.
2010 елның мартыннан Кырым Җөмһүрияте премҗер-министры булып Василий Джарты куела.
2010 елның 17 мартыннан алып Кырым Автономияле Җөмһүрияте Югары рәисе булып Владимир Константинов тораВерховный Совет Автономной Республики Крым.
Административ — территорияль бүленеше
Кырым Республикасы 25 административ-территориаль бүленештән тора: авыл халкы өстенлек иткән 14 район һәм шәһәрләргә буйсынган 11 территория.
Фотосурәтләр
Искәрмәләр
Төркем:Кырым Төркем:Кырым татарлары Төркем:Төрки телле дәүләтләр