Кузлаукаhttp://kazanutlary.ru/wp-content/uploads/2017/09/1981_2.pdf районы () — Чуашстанның төньяк-көнчыгышындагы муниципаль район.
Административ үзәге — Кузлаука шәһәре.
География Кузлаука районы Чуашстанның төньяк-көнчыгышында, Идел ярында урнашкан. Район территориясе 516,8 км². Төньякта Мари Илнең Волжск, көнчыгышта Татарстанның Яшел Үзән, көньякта Ормар, көнбатышта Чуел районнары белән чиктәш.
Тарих Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша.
Халык Халык саны 23,331 мең кеше (2010 елга).
Милли составы: чуашлар — 70%, урыслар — 22%, татарлар — 7%.
Татарлар Әлмән һәм Янгелде авылларында яшиләр.
Административ бүленеше Районда 2004 елдан 1 кала җирлеге һәм 9 авыл жирлегендә 67 авыл урнашкан.
Икътисад Сәнәгатьтә төп тармаклар: машина төзү, металл эшкәртү, агач, азык җитештерү.
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, йон, бәрәңге, колмак җитештерү.
Искәрмәләр
Сылтамалар Район рәсми сайты
Төркем:Чуашстан районнары Төркем:Кузлаука районы