Ў, ў («кыска у») — кирилл әлифбасының хәрефе.

Белорус әлифбасында 1890-еллардан кулланыла.

Язылыш буенча гади У хәрефенә охшаган, кайсыга ˘ (рус. кратка, лат. brevis, бревис) өстәлгән.

2003 елның сентябрьдә Белорусиядагы Полоцк шәһәрендә Ў хәрефе хөрмәтенә һәйкәл куйдылар.

Qullanılu Belorus älifbasında 22nçe urında urnaşa. duñğan kirill älifbasında 25nçe urında urnaşa. Aziyadağı êskimoslar älifbasında 27nçe urında urnaşa. Nivx älifbasında 32nçe urında urnaşa. 1961-1964 ellarda qaraçay-balqar älifbasında qullanılğan. Üzbäk kirill älifbasında qullanılğan. 1924 elğa qadär osetin älifbasında ("Şëgren älifbası") qullanılğan.

Алмашулар Үзбәк латин әлифбасында «O‘ o‘» кулланыла.

Кызыклы фактлар 1989 елда Ў хәрефен татар әлифбасына да өстәргә планлаштырдылар, ләкин тиздән латиницага күчү көтелгәнгә күрә, хәрефне алфавитка өстәмәделәр; ә татар латин әлифбасында аңа W хәрефе туры килә.

Юникодта Хәреф Код Исеме Баш хәреф 040E CYRILLIC CAPITAL LETTER SHORT U Юл хәрефе 045E CYRILLIC SMALL LETTER SHORT U