Тама́ра Плато́новна Карса́вина (, Санкт-Петербург, Российская империя — 26 май, 1978, Лондон, Бөекбритания) — рус балеринасыБольшая советская энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 11. Италия — Кваркуш. 1973. 608 стр., илл.; 39 л. илл. и карт. 1 карта-вкл.. Мария театры солисткасы,Сергей Дягилевның Рус балетында Вацлав Нижинский белән биегән. Россиялагы 1917 елгы революциядан соң Бөек Британияда яшәгән. Тарихчы һәм философ Л. П. Карсавинның сеңлесе.
Биографиясе Балерина 1885 елның 25 февралендә Санкт-Петербургта император труппасы биючесе Платон Карсавин белән аның хатыны Анна Иосифовна ( Хомякова) гаиләсендә туган . Агасы — Лев Карсавин, рус философы.
1902 елда Император театр училищесын бетерә. 1902 елда Мария театрына кордебалетка алына, 1902 елның апрелендә беренче тапкыр профессиональ сәхнәдә «Жавотта» (Сен-Санс) спектаклендә бейей. 1910 елда прима-балерина дәрәҗәсе ала . Мария театрында Карсавина «Жизель», «Йокыга талган гүзәл», «Щелкунчик», «Аккош күле» һәм башка спектакльләрдә төп партияләрне башкара.
Михаил Фокин белән хезмәттәшлек икесе өчен дә уңышлы була. 1907 елның 8 мартында Карсавина «Шопениана»ның яңа редакциясендә вальсны башкара.
1906 елның җәендә Г. Г. Кякшт труппасы белән Россия шәһәрләре буенча гастрольдә йөри. Аннан соң Прага (1908), Милан һәм Лондон (1909), Берлин, Брюссель һәм Лондонда (1910) , 1913 елның көзендә Дягилев труппасы белән Көньяк Америкада чыгыш ясый.
1909 - 1914 елларда Сергей Дягилев чакыруы буенча Россия балет артислары белән Аурупа буйлап гастрольләрдә йөриКарсавина Тамара Платоновна. Артистка үзе әйтүе буенча, Фокин шедевры- Шәмәхә башбиткәсе ( «Алтын әтәч» балеты) аның иң уңышлы роле . В. М. Красовская фикеренчә, Карсавина « Фокин героинясы концепциясен иң оста гәүдәләндерүче...». С. Л. Григорьев: «Карсавинага Уткош ролендә тиңләшерлек кеше юк . <...>Әлбәттә,бу роль тик аның өчен булдырылган».
В. М. Красовская : « Анна Павлова һәм Тамара Карсавина исемнәре гасыр башындагы балет импрессионизмы чәчәк атуы белән бәйле».
1916 елда актрисаның улы Никита туа (атасы - Британия дипломаты Генри Брюс). 1917 елда Карсавина Генри Брюска кияүгә чыга. 1918 елның 15 маенда ул Мария театрында Никия партиясен башкара ( «Баядерка»), шул ук елда гаиләсе белән Лондонга күчеп китә. Эмиграцияла балерина сәхнәдә чыгыш ясавын дәвам итә, Дягилевның Рус балеты белән гастролләрдә йөри, бию сәнгатен укыта.1920-нчы еллар башында балерина Алмания һәм Бөек Британияда тавышсыз фильмнарда эпизодларда уйный. 1931 сәхнәдән китә. 1930—1955 елларда Король бию академиясе вице-президенты вазифасын башкара.
Тамара Карсавина 1978 елның 26 маенда Лондонда 93 йәштә вафат була.
Әсәрләре
Мемуары
Карсавина Т. П. Театральная улица = Theatre Street / Пер. с англ. Г. Гуляницкой — Л.: Искусство, 1971. — 248 б. — (Театральные мемуары). — 30 000 экз. Карсавина Т. П. Театральная улица = Theatre Street / Пер. с англ. И. Э. Балод — М.: Центрполиграф, 2004. — 320 б. — 6 000 экз. — ISBN 5-9524-1053-7. [Karsavina T.], Phelan A. L. Tamara Karsavina: Beyond the Ballerina: Her unpublished, untitled manuscript about the first years in England / Annotated and with a histotical essay by Andrew L. Phelan; Introd. by Douglas Blair Turnbaugh — [ Norman, Oklahoma ]: Quail Creek Ed., 2018. — (120 p.; 30 photos) 126 б. — 300 экз. — ISBN 9780996012263.
Искәрмәләр
Әдәбият
Деген А., Ступников И. Тамара Платоновна Карсавина. Belcanto.ru. 18 март 2019 тикшерелгән.
Трускиновская Д. Тамара Платоновна Карсавина. Belcanto.ru. 18 март 2019 тикшерелгән. Уколова Ю. В. Исполнительское искусство Тамары Карсавиной в английский период её творчества / Юлия Викторовна Уколова // Вестник Академии русского балета им. А. Я. Вагановой 2006, ISSN 1681-8962, № 15, с. 88—111. Уколова Ю. В. Педагогическая деятельность Тамары Карсавиной в контексте развития английского балетного театра / Юлия Викторовна Уколова // Вестник Академии русского балета им. А. Я. Вагановой 2001, ISSN 1681-8962, № 9, с. 151—157.
Сылтамалар
Эссе о Тамар Красавино Фотографии Тамар Красавино // җыелма Национальной портретной галерей, Лондон. Фотографии Тамар Красавино // The Ballerina Gallery Тамара Каравин // Библиографический ресурс «Чтобы помнили» Тамара Каравин на Проект
Төркем:Мария театры балет артистлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Лондонда вафатлар Төркем:Питырбурда туганнар