Игра районы (, ) — Удмуртиянең үзәгендә урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Игра поселогы.
География ЯкРайон яки регионТөньяк-көнчыгыш Кез районыТөньяк Балезино районыКөнбатыш Красногорское районыКөньяк-көнбатыш Селты районыКөньяк Якшур-Бодья районыКөньяк-көнчыгыш Шаркан районыКөнчыгыш Дебёсы районы
Тарих Район Зура һәм Дебёсы районнарының кечерәйтү нәтиҗәсендә 1937 елның 1 июлендә барлыкка килгән. Бөек Ватан сугышы вакытында, 1941-1943 елларда, район территориясендә Ижау - Балезино тимер юлы төзелеше алып барылган. 1963 елда район нигезендә Игра авыл районы һәм Игра сәнәгать районы барлыкка киләләр, 1965 елда район хәзерге чикләренә кергән.
Халык 1970, % 1979, % 1989, % 2002, % 2010, % 50 310 44 755 45 869 42 850 38 200
Милли состав: удмуртлар — 61 %, урыслар — 36 %, татарлар — 1,5 %.
Татарлар Игра районында татарлар 1940-50 елларда, районда агач әзерләү тармагының нык үсүе белән бәйле рәвештә килеп урнаша. Татарлар (нигездә, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән югары әзерлекле нефть белгечләре) күченүенең икенче дулкыны 1970-елларның 1 нче яртысына туры килә һәм бу районда нефть чыгара башлау белән бәйле.
Административ бүленеш
Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларныңсаны Халык,кеше(2007 ел) Мәйдан,га Беляевское авыл җирлеге Беляевское 10 1018 13400 Зура авыл җирлеге Зура 12 3555 18100 Игра авыл җирлеге Игра 2 22381 5065 Кабачигурт авыл җирлеге Кабачигурт 9 1506 11100 Комсомольское авыл җирлеге Комсомолец 9 1705 20790 Кушья авыл җирлеге Кушья 1 649 1600 Лоза авыл җирлеге Лоза 3 1251 20100 Лонки-Ворцы авыл җирлеге Лонки-Ворцы 3 751 4400 Лозолюк авыл җирлеге Лозолюк 11 718 13935 Мужбер авыл җирлеге Мужбер 9 687 10100 Яңа Зятцы авыл җирлеге Яңа Зятцы 13 1385 44900 Сеп авыл җирлеге Сеп 7 883 7700 Сундур авыл җирлеге Сундур 8 1224 6700 Чутырь авыл җирлеге Чутырь 8 2172 24400 Факел авыл җирлеге Факел 7 3566 24400
Социаль инфраструктура 19 мәктәп (15 урта мәктәп), 23 балалар бакчасы, башлангыч мәктәп-бакча (Чемошур), ятимнәр өчен мәктәп-интернат, коррекцион мәктәп-интернат, балалар йорты ; 5 хастаханә, 25 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 32 мәдәният йорты, 29 китапханә, 2 санаторий һәм бер өлкәне өйрәнү музее эшли.
Икътисад Авыл хуҗалыгы предприятиеләр, агач эшкәртү, җитен эшкәртү предприятиеләре.
Нефть чыгару Игра район территориясендә нефты чыгару 1973 елда башланды. Көнбатыш-Красногорское, Есенейское, Красногорское, Карсовай, Сундур-Нязин һәм Чутырь чыганаклары.
ММЧ Федераль һәм региональ ММЧдан башка урындагы "Светлый путь" газетасы чыгарыла.
Искәрмәләр
*