Хәзәр диңгезеЗначение

геогр., истор. Каспийское море

https://ru.wiktionary.org/wiki/%D0%A5%D3%99%D0%B7%D3%99%D1%80_%D0%B4%D0%B8%D2%A3%D0%B3%D0%B5%D0%B7%D0%B5Хәзәр диңгезе — Каспий диңгезе.

сущ. Каспийское море.

http://garap-farsy.narod.ru/khaa.htm яки Каспий диңгезе (, , , — Daryâ-ye Xazar, ) — Җир шарындагы иң зур күл. Европа белән Азия берләшкән җирдә урнашкан. Зурлыгы өчен диңгез дип атала. Су өслеге дәрәҗәсе һәм мәйданы үзгәрүчән, хәзерге вакытта мәйданы 371 000 км², Дөнья океанына карата биеклеге −28 м тәшкил итә.

Атама Бер фараз буенча Каспий атамасы б.э.к. диңгезнең төньяк-көнбатышында яшәгән каспий кабиләсе исеменнән килеп чыккан. Үз тарихында Каспий диңгезенең төрле кабиләләрдә һәм халыкларда 70 тән артык аталышы булган: Гиркан диңгезе; Хвалынское море яки Хвалисское море — Харәзм халкының русларда аталышыннан (хвалислар) килеп чыккан борынгы рус атамасы; Табасаран диңгезе Хәзәр диңгезе — гарәпчә (Бахр-аль-хазар), фарсыча (Дәрья-е хазар), төрекчә һәм азәричә (Хазар дәнизи); Абескун диңгезе; Сарай диңгезе; Дәрбәнт диңгезе; Сихай һ.б. атамалар.

Географик мәгълүмат Каспий диңгезе Азия белән Европа кыйтгалары тоташкан җирдә урнашкан. Формасы буенча латинча S хәрефен хәтерләтә. Көньяктан төньякка якынча 1200 кмга сузылган, көнчыгыштан көнбатышка — уртача 310–320 кмга.

Каспий диңгезенең ярлары Яр сызыгы озынлыгы (утрауларны исәпләмичә) 6500–6700 км, утрауларны исәпләп — 7000 км га кадәр.

Каспий диңгезенең ярлары ниигезддә таусыз һәм тигез. Төньякта, Идел дельтасында, ярлар баткаклыклы, су өслеге суүсемнәр белән капланган. Көнчыгыш ярлар известьлы. Көнбатышта ярлар таулырак.

Ярымутраулар thumb|right|250px|Каспий диңгезенең Иран ярындагы көймәләр Каспий диңгезенең эре ярымутраулары: Аграхан ярымутравы Апшерон ярымутравы Бозачы ярымутравы Мангышлак ярымутравы Мианкале ярымутравы Туб-Караган ярымутравы

Утраулар thumb|right|250px|Стенька Разин Каспий диңгезе (Василий Суриков) Барысының бергә мәйданы 350 км² булган эре һәм уртача зурлыктагы 50 якын утрау бар. Иң эреләре: Ашур-Ада Гарасу Гум Даш Зира (утрау) Зянбил Кюр Дашы Хара-Зира Огурчин утравы Сенги-Мугань Тюлень утравы Чечень (утрау) Чыгыл

Коючы елгалар thumb|left|180px|Идель дельтасы. Космостан күренеш Каспийга 130 елга коя, шуларның тугызның тамагы дельта рәвешендә. Каспийга коючы эре елгалар: Идел, Терек (Россия), Җаек, Эмба (Казакстан), Күрә (Азәрбайҗан), Самур, Атрек (Төрекмәнстан) һ.б. Каспийга коючы иң зур елга — Идел. Елына уртача ул 215–224 км3 су китерә.

Карабугаз-Күл thumb|180px|Карабугаз-Күл култыгы 1995 елның сентябрь аенда Карабугаз-Күл () — диңгезнең төньяк-көнчыгышында (Төрекмәнстан) урнашкан тозлы күл, 1980 елга кадәр Каспий белән тар (200 м) бугаз аркылы тоташкан култык булган. 1980 елда дамба төзелгәннән соң суның дәрәҗәсе төшә һәм ул диңгездән аерыла, тозлылыгы артты (310 ‰). 1984 елда аӊа су кертә башладылар. 1992 елда култык торгызыла. Мирабилит табыла.

Диңгез ярында урнашкан дәүләтләр thumb|left|220px|Каспий диңгезе тирәсендәге дәүләтләр Каспий диңгезе биш дәүләтнең ярларын юа: Россия (Дагстан, Калмыкия һәм Әстерхан өлкәсе) — көнбатышта һәм төньяк-көнбатышта, яр сызыгы озынлыгы — 695 км; Казакъстан — төньякта, төньяк-көнчыгышта һәм көнчыгышта, яр сызыгы озынлыгы — 2340 км; Төрекмәнстан — көньяк-көнчыгышта, яр сызыгы озынлыгы — 1200 км; Иран — көньякта, яр сызыгы озынлыгы — 724 км; Азәрбайҗан — көньяк-көнбатышта, яр сызыгы озынлыгы — 955 км.

Экологик проблемалар Диңгезнең экологик проблемалары ярларында нефть чыгару һәм ташу белән, елгалардан агып килүче зарарлы матдәләр һәм диңгез ярларында урнашкан шәһәрләр белән бәйле. Диңгездә кыйммәтле балык төрләрен ерткычларча тоту күзәтелә. Шул сәбәпле дәүләтләр аларны тоту буенча чикләмәләр кертергә мәҗбүр.

Чыганак Каспий диңгезе

Төркем:Әлифба буенча диңгезләр Төркем:Каспий диңгезе